Кыздырылган тавык белән туңдырма ясый башлаганнар – суган һәм чикләвек белән ашыйлар
Таиландта кыздырылган тавык тәме килә торган туңдырма популярлаша башлаган. Бу хакта «Bangkok Post» басмасына сылтама белән «Аргументы и факты» газетасы яза.
Кхон Каен провинциясендә туңдырма җитештерүчеләр, төбәкнең традицион ризыклары белән илһамланып, үзенчәлекле тәмле туңдырмалар тәкъдим итә. Бу инициативаның максаты – төбәкнең мәдәни мирасын һәм аш-су үзенчәлекләрен күрсәтү.
Грильдә кыздырылган тавык тәме килгән туңдырма чын хитка әйләнгән. Ул сөттән һәм кызган ит тәме килә торган тәмләткечләрдән ясалган, карамельләштерелгән суган һәм миндаль чикләвеге белән бирелә.
Тавык туңдырмасыннан тыш, ваниль тәме килгән һәм кыздырылган баллы колбаса кисәкләре белән дә десерт тәкъдим итәләр. Бу вариантка да сатып алучылар арасында ихтыяҗ зур, диелә хәбәрдә.