news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыздырылган чиядән кайнатма рецепты

news_top
Кыздырылган чиядән кайнатма рецепты
Фото: © Гөлүзә Василова

Чиядән үзенчәлекле кайнатма ясап карарга теләүчеләр өчен яңа рецепт тәкъдим итәм. Кайнатманың тәме икенче яктан ачыла, ул карамельле була.

Әлеге кайнатманы ясауның өстенлеге тиз әзерләнүдә, тик берьюлы күп итеп ясап булмый. Табага күпме сыя, шулкадәр микъдарда гына ясый аласыз. Кайнатма суынгач куера.

Ингредиентлар: 500 грамм чия, 400 грамм шикәр комы.

Чияне юарга, төшен алырга кирәк була. Кызган табага шикәр комы, өстенә чия салырга. Уртача утта шикәр комы эреп беткәнче, болгатып торырга. Утны киметеп, тагын 10-15 минут тотарга. Күбеге җыелса, аны алырга.

Кайнар кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм тимер капкач белән ябып куярга.

Кайнатманы салкын урында сакларга, шулай ук суынгач та сыйланырга да мөмкин.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар