news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыздырма (бәрәңге белән ит) рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан кыздырма рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Кыздырма (бәрәңге белән ит) рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: пешкән ит – 100 г, бәрәңге – 150 г, башлы суган – 30 г, кишер – 30 г, шулпа яки су – 60 мл, тәменчә тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае, яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: пешкән итне табада ике яклап майда кыздырып алабыз. Ит өстенә ярым боҗралап туралган башлы суган, кишер, түгәрәкләп кисеп, бәрәңге куябыз, тоз, борыч сибеп, шулпа салабыз. Табаны капкач белән ябып, әзер булганчы пешерәбез. 

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар