Кыздырган тавык ашаучылар вакытыннан алда үләме?
Вакытыннан алда үлү куркынычы тудыручы чираттагы фактор билгеләнгән.
Балык һәм тавык ите, гадәттә, диетик ризыклар исемлегенә керә. Тавык итендә аксымнар күп, майлар аз, витаминнар һәм микроэлементлар күп. Балык исә файдалы матдәләр хәзинәлеге дияргә була. Балык һәм тавык ите суда пешкәндә генә файдалы. British Medical Journal басмасында чыккан мәгълүматлар буенча, кыздырган тавык һәм балык ите вакытыннан алда үлү куркынычын арттыра. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Тикшерүчеләр 50 дән 79 яшькә кадәрге 106966
Яшәү рәвеше, туклану күләме, белем һәм тормыш дәрәҗәсе исәпкә алынганнан соң, кыздырган ризык ашауның гомер озынлыгына йогынтысы булуы ачыкланган. Кыздырган ризык ашаучыларда төрле авырулар килеп чыга һәм аларның гомере вакытыннан алда өзелә. Алар аеруча йөрә
Көненә бер яки берничә порция кыздырган тавык ашаучыларның йөрә
Шулай итеп, бу тикшеренүләр нәтиҗәсендә вакытыннан алда үлү куркынычы тудыручы чираттагы фактор билгеләнгән. Аны контрольдә тоту җиңел. Ризыкларны әзерләү ысулын гына үзгәртергә кирәк. Балык һәм тавык итен суда пешерү, мичтә пешерү яки томалап пешерү хәерлерәк булыр, диелгән әлеге хәбәрдә.