Яңа ел табынына итсез ризыклар да әзерләп була. «АиФ» сайтында берничә киңәш чыкты.
Мүк җиләге соусы белән камамбер сыры
Кабымлыклар табынга төс бирә. Иң мөһиме – матур бизәлеш, диелә бу хәбәрдә.
Итсез табында иң «классик» ризык – сыр, чөнки ул туклык хисе өсти. Мәсәлән, кыздырылган камамбер сырын мүк җиләге (клюква) соусы белән әзерләргә киңәш итәләр.
Сыр түгәрәкләрен он, йомырка һәм ипи валчыкларына манып әвәләргә, майда ике ягыннан да 2-3 минут кыздырырга яки 100°C ка кадәр җылытылган мичтә 10 минут пешерергә.
- Соус өчен: мүк җиләген шикәр, тоз, су белән пюре итеп изегез, борыч һәм он өстәгез.
Салат яфракларына куеп, табынга бирегез – сыр сузыла, мүк җиләге әчкелтем-татлы тәм бирә. Моның белән тарталеткалар да, ипигә сылап бирү дә бик яхшы.
Киноа, авокадо һәм кукуруз салаты
185 г киноаны 500 мл тозлы суда 15 минут пешерегез. Аннары шакмаклап туралган 2 авокадо, 250 г чери помидоры һәм кукуруз кушып болгатыгыз.
- Соус: май, лайм согы, сарымсак, горчица һәм аш серкәсе.
Бу ризык аксымга, клетчаткага һәм витаминнарга бай. Кинза һәм яшел суган белән бизәргә мөмкин.
Яшелчә рулеты
Яшелчә рулеты өчен 2 төргәк краб таякчыклары, яшел суган, укроп һәм, теләк буенча, 4-5 йомырка яки 300 г теләсә нинди каты сыр кирәк. Барысын вак итеп турап яки уып, майонез яки каймак сыланган ләвәшкә катламлап җәябез. Аннары, төреп, 2 сәгатькә суыткычка куярга.
Фета сыры белән пешкән чөгендер
Тагын бер затлы ризык – фета сыры белән пешкән чөгендер.
Чөгендерне фольгада 180°C та 1 сәгать пешерергә кирәк (әзерлеген даими тикшереп торырга). Әзер булгач, уртача шакмаклар итеп турагыз, руккола, фета сыры, чикләвек һәм лимон белән май өстәгез.
Винегрет
Тозлы кыяр, тозлы кәбестә, яшел борчак, бәрәңге, кишер һәм чөгендер кирәк булыр.
Чөгендерне, бәрәңгене һәм кишерне кабыклы килеш пешерегез (чөгендер – 50-60 мин, калганнарын – 30 минутка кадәр). Суынганнан соң, әрчеп, 0,8-1 см зурлыктагы шакмаклар итеп турагыз. Шулай ук тозлы кыярны да турагыз. Борчактан сыеклыкны агызыгыз, ә тозлы кәбестәнең согын бераз сыгып алыгыз. Барысын зур савытка салып болгатыгыз. Чөгендерне соңгы итеп өстәгез.
Тоз, борыч һәм май белән соус ясап өстәгез. Суыткычта 30-60 минут тотып торыгыз – тәмнәр «дуслашачак».
Туклыклылыкны арттыру өчен, 2 аш кашыгы вакланган әстерхан чикләвеге өстәргә мөмкин.