Кызамык таралу аркасында иң зур татар авылында гауга: «Бу хәлгә имамнар гаепле, диләр»
1 июльдә Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында кызамык (корь) авыруы таралган, авылда карантин. Авыл халкы әйтүенчә, кызамык авыруының таралганлыгы турында халыкка күпкә соң – авыручылар саны арткач кына әйткәннәр. Әләзәнлеләр бу хәлне зурга җибәрүгә канәгатьсезлек белдерә.
Урта Әләзән – Европадагы иң зур татар авылларының берсе, Пенза өлкәсе Городищенск районының иң зур торак пункты. Авылда 9000нән артык кеше яши.
«Туй мәҗлесләре, корбан ашларын үткәрү, массакүләм чаралар үткәрү тыелган. Авылда битлек режимы кертелде. Кибетләрдә сатучылар битлек кияргә тиеш. Битлек кияргә киңәш итәбез, тикшереп йөрергә мөмкиннәр», – дип язылган иде 1 июльдә Урта Әләзән авылының «Телеграм»дагы каналында.
Урта Әләзән авылында карантин булуы турында Пенза өлкәсе хөкүмәтенең карары Пенза өлкәсе губернаторы һәм хөкүмәте сайтында да чыккан иде. «Урта Әләзән авылында кызамык авыруын бетерүгә карата чикләү чаралары (карантин) кертергә», – дип билгеләп үтелгән документта.
- Кызамык (корь) – үтә көчле йогышлы авыру. Вирус эләккәндә, тән кызыша, агулана, тәнгә лайлалы тимгелләр чыга. Кызамык һава аша җиңел йога һәм канга эләгә. Вирус башкаларга авыру тәненә тимгелләр чыкканчы 4-5 көн алдан һәм тимгелләр беткәнчегә кадәр йогарга мөмкин.
Эпидемиологик хәл тотрыклыланганчы, Урта Әләзәндә массакүләм чаралар үткәрү тыелган. Кызамык авыруы кайчан ачыкланган, ничек таралган? Ни өчен җирле халык бөтен авылдагы бөтен мәчетләрне дә ябып куюга каршы? Нигә бу хәл илкүләм дәрәҗәгә күтәрелгәч, халык арасында зур гауга уяткан? Болар хакында Хәбибҗамал Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәгенең генераль директоры Рәшит хәзрәт Куряев белән сөйләштек.
«Авыру таралганлыгы турында 12 көннән соң гына белдек»
– Рәшит хәзрәт, кызамык авыруы турында кайчан белдегез?
– 28 июньдә Пенза өлкәсе Прокуратурасы, Роспотребнадзор һәм МЧС хезмәткәрләре тикшерү белән килде. 7нче мәчет базасында – мәдрәсәдә балалар өчен дин буенча җәйге курслар үтә иде, балалар бит хәзер җәйге каникулда. Сүз уңаеннан, курслар 10 көн дәвам итә. Прокуратура документларны сорады. Барысы да яхшы, гадәти тикшерүдер инде бу, дип уйладык. 29 июньдә кызамык авыруы таралганлыгы ачыкланды.
Белешә торгач, шуны ачыкладык: дин курсларына йөргән кыз Мәскәүдән кайткан булган. Үзен начар хис итә башлагач, район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Район хастаханәсендә, кызда аллергия бар, дип әйткәннәр.
Кирәкле дарулар билгеләп, дәваланырга Әләзән авылына кайтарып җибәргәннәр. Кызның әти-әнисе Пензада шәхси клиникага мөрәҗәгать итәргә булган. Инфекциягә охшаган, дип, йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәргәннәр. Хастаханәдә ул баланы дәваланырга калдырганнар. 3 көн үткәч, 17 июньдә ул балада кызамык барлыгы ачыкланган. 17 июньдә хастаханәдә яткан кызның кызамык белән авырганы, аның җәйге курсларга йөргәне турында билгеле булган. Протокол буенча, бу турыда Роспотребнадзорга хәбәр бирелергә тиеш иде. Алар хәбәр иткәндер, дип уйлыйм. Әмма, ни өчендер, Роспотребнадзор, медицина учреждениеләре дә бернинди карарлар кабул итмәгән булып чыга.
12 көн узгач, 29 июньдә генә, Роспотребнадзор тикшерү уздырып, бездә кызамык инфекциясе таралганлыгы турында әйтте. Бу вакытта инде 7 бала кызамык белән авырый иде. Ни өчендер, 7 кеше авыргач кына бу турыда әйттеләр. Ә моңарчы Пенза, Каменка, Кузнецк шәһәрләрендә кызамык белән авыручылар ачыкланган булган.
Шуннан соң Пенза өлкәсе хөкүмәте башлыгының «карантин кертергә кирәк» дигән карары чыкты. Әмма Роспотребнадзор боерык игълан итмәде. Кызамык белән авыручыларны изоляциялибез, тән температурасын, симптомнарны күзәтеп торачакбыз, диделәр. Шулай дигәч, без шундук балалар укыган мәдрәсәне, 7нче мәчетне ябып куярга булдык. Анда хәзер курслар бармый, халык та йөрми, намазлар укылмый. Роспотребнадзордан «мәчетне ябарга кирәк» дигән боерык булмады үзе.
«Ситуациядән файдаланып, җәнҗал ясадылар!»
– Икенче яктан, шушы ситуациядән файдаланып, кайбер кешеләр социаль челтәрләрдә бу хәбәрләрне күпертеп, арттырып, постлар яза башлады, – ди Рәшит хәзрәт. – Роспотребнадзор әйтүенчә, бездә 60 проценттан артык бала кызамыктан вакцина ясаткан.
– Кызамык белән авырган кыз терелгәнме?
– Хастаханәдә барлыгы 16 бала, шуларның 6сы инде терелгән, калганы дәвалана, терелүгә таба бара. Авыручылар саны башка артмады, Аллаһка шөкер. Роспотребнадзордан статистика турында сорадык. 2100 баладан 405 бала гына вакцина ясатмаган иде. 405 баланың 200е вакцина кадатты инде хәзер. Вакцина кадату буенча проблема юк, дисәң дә була.
Беркемне дә мәҗбүриләп булмый, вакцинаны теләк буенча гына ясаталар. Шуңа күрә бу хәлне белеп алып, Пенза өлкәсенең сәламәтлек саклау министры, спецслужбалар да тикшерде. Шундый җәнҗал ясадылар!
«Беркемнең дә безне ишетәсе килми»
– Алар нәрсә ди?
– «Балаларны курсларга җыйганнар, алардан медицина справкасы сорамаганнар, балалар вакцина ясатмаганга күрә, курс оештыручылар гаепле», – диләр. Әмма вакцина ясату – теләк буенча, шәригатьнең монда бернинди катнашы юк. Вакцинаны ясату яки ясатмау турында баланың әти-әнисе хәл итә. Без моны җитәкчелеккә аңлатмакчы булабыз, әмма беркемнең дә безне ишетәсе килми.
«Әләзәндә бу хәлнең килеп чыгуында имамнар – «религиозниклар» гаепле. Алар аркасында кешеләр привика ясатмый, авыру йоктырдылар», – диләр.
Роспотребнадзор тикшерүе
– Ни өчен алар 12 көн узгач кына тикшерү уздырырга булганнар соң? Сорамадыгызмы Роспотребнадзордан?
– Сорадык. Безне ишетәселәре килми. Хәзер инде җирле юристлар, адвокатлар белән эш итәргә булдык. «Вспышка» башланганын көтеп торган кебек, авырулар саны арта башлагач кына, Роспотребнадзор тикшерү үткәргән. Зурга җибәрмичә, авырулар санын арттырмыйча, беренче авыру кешене ачыклаганнан соң, ситуацияне хәл итеп була иде. Сорау туа: нишләп шулай эшләгәннәр? Прокуратурага мөрәҗәгать итәргә телибез.
Бездә дистәләгән кеше ковидтан вафат булды. Хәтта ул вакытта да шуның кадәр җәнҗал купмаган иде. Беркем дә социаль челтәрләрдә постлар язмады, кешене куркытып, өйдән-өйгә йөрмәде.
Шунысы гаҗәп: кызамык белән авыручылар башка төбәкләрдә дә бар. Мәсәлән, Саратов өлкәсендә. Бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрмәделәр ул хәлне. Әмма Әләзән авылында 16 кешенең кызамык белән авыруын бөтен ил белде. Хәтта Мәскәүнең массакүләм мәгълүмат чаралары да мәкаләләр язып чыкты. Димәк, бу кемгәдер кирәк. Кемдер ниндидер максат белән бу хәлне махсус күпертә, дип уйлыйбыз. Ни дисәгез дә, дин әһелләрен гаепләү дөрес түгел.
Кеше изоляциядә утыра, аларга дезинфекция ясарга, тәрәзәне ачып, бүлмәне җилләтергә киңәш итәләр. Ә бездә гауга куптарып яталар!
«Вакцинаның составын тикшерделәр, барысы да хәләл»
– Вакцина кадатмаучылар, анда хәләл компонентлар бар микән, дип шикләнәдер, бәлки?
– Вакцинаны кадатырга ярый, әлбәттә. Имамнар видеоролик яздырды. Вакцинаның составын тикшерделәр, барысы да хәләл. Халык: «Сез безне мәҗбүриләмәгез инде!» – ди. Закон буенча, без бөтен кешене дә вакцинаны кадатырга мәҗбүр итә алмыйбыз. Прививкаларны беркайчан да тыйганыбыз булмады.
Хөкүмәт кешеләре: «Сез «укол кадатырга ярамый» дигәнгә күрә, халык вакцина ясатмый», – дип, барысын да безгә сылтый. Имеш, без гаепле. Без, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, вакцина кадатуга каршы түгел. Кем тели, шул кадата. Әмма ситуацияне күпертү, федераль дәрәҗәгә кадәр зурга җибәрергә кирәк түгел иде.
Авылыбызда 12 мәчет
– Карантин булгач, чаралар да үткәреп булмыйдыр.
– Сабантуй буласы иде, булмыйча калды. Башта: «Һава торышы бозылу сәбәпле булмый», дип әйттеләр, «Телеграм» каналларда да шулай яздылар. Аннан соң карантин игълан итеп, массакүләм чаралар уздыруны бөтенләй тыйдылар. Алай гына да түгел, бездән бөтен мәчетләрне ябуны сорадылар. Ничек инде без үз кулыбыз белән авылыбыздагы 12 мәчетне ябарга тиеш?
Хөкүмәтнең рәсми карары чыкса, сүз юк, ябабыз. Роспотребнадзор килеп, мәчетләрне ябу турында карар чыгара ала. Кызамык белән авырган балалар укыган 7нче мәчетне яптык – бернинди сорау юк. Ул вакытта мәчетләр ябылып торачак. Ә алар «мәчетләрне җирле халык үзе япсын» дип басым ясый. Әлегә рәсми карар чыкмады. Рәсми карар чыкмагач, мәчетләрне япмыйбыз.
– Авылга кергәндә тикшереп торалармы?
– Әйе, полиция хезмәткәрләре кизү тора. Авылга кергәндә дә, авылдан чыкканда да тикшерәләр. Барлык кешене туктатып, тән температурасын үлчиләр. Өйгә кереп, тикшереп йөриләр. Кызамык авыруын йоктыручы кеше башка табылмады, авыручылар юк, дип беләбез, – дип сөйләде Рәшит хәзрәт Куряев.
Йосыф хәзрәт Бибарсов видео яздырган
2 июльдә Городищенск районының «Телеграм» каналында Урта Әләзән авылыннан Йосыф хәзрәт Бибарсовның кызамыкка каршы вакцина турында яздырган видеосын урнаштырдылар. Ул вакцинаның хәләл стандартларына туры килүен әйтә.
– Пенза өлкәсе хөкүмәте башлыгы урынбасары һәм сәламәтлек саклау министры Вячеслав Космачев чакыруы белән Урта Әләзән хастаханәсендәге штабта утырышта катнаштым. Киңәшмәдә вакцина составы турында сүз кузгатылды. Вакцина составын ныклап өйрәнгәннән һәм анализ ясаганнан соң, шәригать күзлегеннән хәрәм компонентларның (мәсәлән, аксымнар) булмавы ачыкланды. Состав шәригать таләпләренә каршы килми.
Диндә бәла-казадан сакланырга кирәклеге турында әйтелә. Халык үзен, якыннарын, танышларын авырудан сакласын өчен, дин әһелләре вакцина кадатырга киңәш итә. Авырмагыз, якыннарыгызны, үзегезне саклагыз! – ди Йосыф хәзрәт Бибарсов.
Роспотребнадзор идарәсе җавабы
Пенза өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм өлкә Роспотребнадзорыннан бу хәлләргә ачыклык кертүләрен үтендек. Министрлык безнең хатыбызның стандартларга туры килмәвен белдереп, җавап юллады. «Татар-информ» Пенза өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгына кабат, алар сораганча – барлык стандартларга да туры килгән запрос кабат юллады. Әлегә редакциябезгә җавап килмәде.
Роспотребнадзор юллаган җавап хатыннан:
– РФ Баш дәүләт санитария табибының 2021 елның 28 гыйнварындагы 4нче санлы карары белән расланган «Йогышлы авыруларны профилактикалау буенча санитар-эпидемиологик таләпләр» 2743 СанПиН 3.3686-21 пункты нигезендә, кызамык таралуга бәйле чикләүләр 21 көн дәвам итә. Чикләүләр булган вакытта кешеләргә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм гомуми белем бирү оешмаларына керү тыела.
Карантин чаралары соңгы авыру ачыкланганнан соң 21 көн узгач кына төгәлләнергә мөмкин. Шулай ук, инфекция таралган җирлектә, эпидемиягә каршы чаралар уздыру чорында халык арасында элемтәләрне киметү максатыннан, барлык массакүләм чаралар уздыруны, шул исәптән, дини йолалар уздыруны чикләргә тәкъдим ителде.
Кызамык белән авырган кызның әти-әниләре аның дин курсларына йөргәнен яшергән. Шуңа күрә Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында кызамык авыруы буенча карарлар чыгару 2023 елның 29 июнендә генә булды. Вазгыять идарә контролендә. Җирлектә эпидемиягә каршы чаралар үткәрү дәвам итә, – дип язылган хатта.
«Дөрес булмаган хәбәрләрнең авторлары җәмгыятьтә милли, дини нигездә низаг чыгара»
Кичә Пенза өлкәсе мөселманнар Диния Нәзарәте рәисе Ислам хәзрәт Дашкин халыкка мөрәҗәгать белән чыккан.
– Пенза өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте – дини берләшмә, аның төп бурычы – өлкәнең мөселман мәхәлләләрендә йола һәм ритуаль эшчәнлекне оештыру һәм координацияләү, шулай ук дин тотучыларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү.
Моннан тыш, Пенза өлкәсе Диния нәзарәте имамнары үз эшчәнлекләрендә мәгърифәтчелек һәм белем бирү процессын оештыру, яшь буынны традицион әхлакый кыйммәтләр рухында ныгыту һәм тәрбияләү, традицион гаилә институтын саклау турындагы мәсьәләләргә игътибар бирәләр.
Кызганыч, төп эштән тыш, безнең төбәкнең мөселман эшлеклеләре төрле проблемаларга карата да җавап бирергә мәҗбүр. Мәсәлән, кайбер «Телеграм» каналларда: «Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында мөселман халкының алдан вакцинациядән баш тартканга күрә, кызамык авыру таралган», – дип яздылар.
Пенза өлкәсе Диния нәзарәте җитәкчелеге Россия җәмгыятендә куркыныч авыруларга каршы иммунитет формалаштыруга һәм саклауга юнәлдерелгән вакцинация кирәклеге турында белдерү белән чыкты.
Шул ук вакытта Пенза өлкәсе Диния нәзарәте җитәкчелеге кайбер «Телеграм» каналларда: «Урта Әләзән авылында мөселманнарның вакцина кадатырга теләмәүләре аркасында кызамык авыруы күпләп таралган», – дигән, чынбарлыкка туры килмәгән хәбәрләргә игътибарны юнәлтергә мәҗбүр. Мондый дөрес булмаган хәбәрләрнең авторлары җәмгыятьтә милли, дини нигездә низаг тудыра.
2023 елда кызамык таралуы, Роспотребнадзор җитәкчесе сүзләренчә, күп кенә төбәкләрдә теркәлгән: «Россиядә кызамык белән эпидемиологик хәл катлаулана, авыру 44 төбәктә таралды». Димәк, кызамык таралуының сәбәбе булып бернинди дә ислам дине яки татар милләте факторы турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Киресенчә, Россия мөселманнары Диния нәзарәтләренең коронавируска каршы көрәш чорындагы позициясен искә төшерик: бу чорда бик күп мөселманнар ковидтан вакцина ясатты, шул рәвешле, башкаларга үрнәк булды.
Шуңа бәйле рәвештә Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге җәмгыятьтә Россия мөселманнары турында дөрес булмаган мәгълүматлар таратучы кайбер массакүләм мәгълүмат чараларын һәм «Телеграм» каналларын хөкем итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Пенза өлкәсе һәм Россиянең башка төбәкләрендәге эпидемия проблемасына игътибар һәм борчылу белән карый.
Шулай итеп, вакцинация һәм эпидемия белән көрәш мәсьәләсе буенча җәмгыять һәм белгечләр арасында аралашып, аңлашып эшләү җитми. Дин әһелләренең мондый мәсьәләләрне аңлату өчен җитәрлек квалификацияләре булмавы, җәмгыять тарафыннан ышанычсызлыкны җиңү һәм вакцинацияне системалы дәрәҗәдә популярлаштыру белән медицина профилендәге дәүләт яки җәмәгать оешмалары шөгыльләнергә тиеш.
Пенза өлкәсе дәрәҗәсендә өлкәнең Диния нәзарәте мондый программаларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер, – диелә Пенза өлкәсе мөфтие Ислам хәзрәт Дашкинның мөрәҗәгатендә.