Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызамык (корь) прививкасы: әти-әниләр нигә каршы, Татарстанда авыру ихтималы булган кешеләр күпме, мәҗбүри прививка кемнәргә ясала?

Дөнья мине үзгәртте: прививка дигән сүзгә моңа кадәр бармак аша гына карап, колак артыннан гына уздырып җибәрсәм, хәзер, балам тугач, һәр фикерне җентекләп тыңлар чак җитте. Җитмәсә, теге яки бу авыру учаклары кабыну турындагы хәбәрләр дә өелеп килеп тора. Кызамык, мәсәлән: соңгы берничә айда бу авыру таралышы турында әле бер җирдән, әле икенче җирдән хәбәрләр килеп тора.

news_top_970_100
Кызамык (корь) прививкасы: әти-әниләр нигә каршы, Татарстанда авыру ихтималы булган кешеләр күпме, мәҗбүри прививка кемнәргә ясала?

“Татар-информ”да узган матбугат очрашуында республика табиблары кызамык авыруы, аңа каршы прививка һәм авыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

“Кызамыкны чегәннәр һәм сектантлар тарата”

- Кызамык авыруы буенча иң зур куркыныч тудыручы төркем эмигрантлар, чегәннәр, күчмә халыклар һәм традицион булмаган юнәлештәге дини кешеләр (сектантлар) санала. Кызганычка, алар арасында кызамык авыруы мизгел эчендә тарала. Чөнки алар бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә һәм күп очракта берсенә дә кызамыкка каршы прививка ясалмаган.

Шулай ук халык күп җыела торган сәүдә үзәкләрендә дә авыру йоктыру ихтималы зур. Биредә шулай ук авыруның ябык формасы белән чирләүчеләр дә булырга мөмкин. Кызамык чыганагы булып фәкать авыру кеше тора, - диде ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасраы Любовь Авдонина.

Татарстанда кызамык бармы?

Любовь Авдонина сүзләренчә, кызганычка, Татарстанда ел саен каян да булса кергән кызамык авырулары табылып тора икән.

- 2015-16 елларда авыруның 5 очрагы теркәлде. Болар – Казахстан, Сербия, Саха-Якутия, Һиндстаннан кергән очраклар. 2017 елда кызамык очрагы теркәлмәгән. 2018 елның июнь һәм октябрь айларында ике очрак табылды. Чиләбе һәм Азиядән кергән вирус аркасында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 12 кешедә авыру ачыкланды. Авыручы балаларның берсенә дә кызамыкка каршы прививка ясалмаган. Шуның бишесе – әти-әниләре баш тарту сәбәпле, - диде урынбасар.

Кызамыкка каршы вакцина – 1973 елдан

Любовь Авдонина фикеренчә, кызамыкка каршы профилактикада бердәнбер юл – вакцинация. Вакцинация Россиянең милли календаренә 1973 елда кертелгән.

- Нәкъ менә әлеге вакцина нәтиҗәсендә Россия халкында кызамыкка каршы көчле иммунитет формалашты. 80 елларда республикада ел саен 100 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән. 2010-2016 еллар арасында нибары 59 очрак. Бу – елына уртача 8 очрак дигән сүз. Шуның 28е 6 чит илдән кертелгән һәм 7 очракка чегәннәр гаепле, - диде Авдонина.

50 яшькә кадәр прививка кемнәргә ясала?

ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, милли календарь нигезендә, кызамыкка каршы прививка балачакта ук ясала башлый. Аның беренчесе 1 яшь тулгач, икенчесе – ревакцинация 6 яшьтә ясала. Шулай ук 18-25 яшь арасында һәм авыру ихтималы зур булган төркемдә 50 яшькә кадәр ясала. Риск төркеме кемнәр? Бу - медицина хезмәткәрләре, уку-укыту, транспорт, сәүдә, коммуналь хезмәтләр өлкәсе, вахта режимы белән эшләүчеләр дәүләт контроль органнары, таможня, ветеринария хезмәткәрләре, чик сакчылары. Ягъни, халык массасы белән аралашучылар.

Татарстанда вакцинадан биш меңнән артык “отказник” бар

Бүген Татарстанда кызамыкка каршы вакцинадан баш тарткан 5647 очрак бар.

- Димәк, ситуация катлауланган очракта, 5647 кызамык очрагы баш калкытырга мөмкин, - диде ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Урынбасар сүзләренчә, вакцинадан баш тарту – үзе зур куркыныч тудыра, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.

“Ул аеруча да бер яшькә кадәрге балалар өчен куркыныч”, - диде Авдонина.

Прививкасыз бала бакчага йөри аламы?

Авдонина сүзләренчә, кызамыкка каршы прививка ясалмаган бала балалар бакчасына йөри ала. Әмма авыру баш калкыткан очракта, бигрәк тә аның инкубация чорында, ягъни 21 көн бала бакчага һәм мәктәпкә йөри алмый.

1 апрельдән – мәҗбүри прививка

Татарстанда 1 апрельдән кызамыкка каршы мәҗбүри прививка ясаячаклар. “Чистарту иммунизациясе” исемле әлеге акция кысаларында, 2019 ел планына кермәгән балаларга прививка ясалачак.

- Россиянең баш санитар табибы Анна Попова“чистарту иммунизациясе” кысаларында, балалар һәм яшүсмерләргә кызамыкка каршы прививка ясау турындагы боерыкны имзалады. Ул грипп һәм ОРВИ эпидемиясе тынгач, 1 апрельдән башланачак”, - диде Авдонина.

Любовь Авдонина сүзләренчә, “чистарту иммунизациясе” – теге яки бу сәбәп белән 2019 ел планына кермәгән, моңа кадәр прививка ясалмаган һәм авырмаган балалар арасында үткәрелә.

- Болар – прививкадан баш тартучылар, ниндидер сәбәпләр аркасында поликлиникаларга теркәлмәүчеләр һәм кыен шартларда яшәүче халык массасы, - диде урынбасар.

Авдонина сүзләренчә, әлеге акция кысаларында вакцинанация бушлай үткәрелә.

Үзеңә прививка ясалганны каян белергә?

ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, кеше үзенә балачакта прививка ясалганмы-юкмы икәнне белә ала.

- Әгәр балачакта прививка ясатылганмы-юкмы икәнне белмәсәгез, иммунитет көчәнешенә серологик тикшерү уздырырга була. Дөрес, бу түләүле хезмәт. Әгәр бу анализ сездә кызамыкка каршы имммунитет юк дип күрсәтә икән, прививка ясатырга кирәк була, - диде Любовь Авдонина.

Кызамык ничек башлана?

Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәйретдинов кызамыкның төп билгеләре турында сөйләде һәм авыруның катлаулыклары турында кисәтте.

- Кызамык – “скарлатина”, “ветрянка” кебек балалар инфекциясе. Ул һава-тамчылы юл белән күчә һәм цикллы уза. Аның башлангыч этабында температура күтәрелә. Кеше ютәлли башлый, томау төшә, конъюктивит күзәтелә. Башлангыч чорда аны ОРВидан аеру да кыен. Әмма шушы башлангыч этапның соңгы көннәрендә табиблар өчен мөһим симптом пәйда була. Ул –таплар барлыкка килү. 4-5 көнгә тимгелләр баса. Беренче көндә ул биттә, икенче көндә тәндә, өченче көндә аяк-кулларда күренә. Шул ук тәртиптә юкка да чыга, - диде Халит Хәйретдинов.

Аның сүзләренчә, кызамык пневмония, энцефалит кебек авыруларга да, хәтта үлемгә дә илтәргә мөмкин.

Кызамыктан качып котылып буламы?

Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәйретдинов сүзләренчә, үзвакытында кызамык белән авырган әнидән туган өч айга кадәр бала кызамык белән авырмаска мөмкин. Ул үз вакытында туса, аның канында 6 айга кадәр антитәнчекләр саклана. Бала өч айга кадәр авырмаска мөмкин.

Кызамыктан соң иммунитет какшый һәм башка йогышлы авыруларга тиз бирешә.

Бүген кызамыкның кайбер очраклары Россия шәһәрләре арасында Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Дагыстан республикасы, Ставрополь, Новосибирск, Рязань өлкәсендә табыла. Белгечләр сүзләренчә, өлкәләрдә эпидемиягә каршы чаралар күрелә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова әти-әниләрне “балага прививка ясатмыйм” дигән нигезсез шик-шөбһәгә бирешмәскә өнди.

- Интернетта вакцина зыянлы дигән өндәмәләр нигезсез. Бу – кешеләрнең субъектив фикере генә. Узган ел кызамык очраклары табылган урыннарда прививкалар ясаганда шуңа инандык: чыннан да, әти-әниләр вакцина ясауга караганда, балаларының кызамык белән авыруларын тели. Алар бу авыруның ни дәрәҗәдә йогышлы икәнен белми. Бүген кызамык ябык формада узса да, аның катлаулыклары бик зәһәр. Кайбер очракта ул баланың инвалид калуына да китерә, - диде Ивойлова.

Кызамыкка каршы прививка кызамыктан гомер буена 100 процент саклыймы?

- Прививканың беренчесе 1 яшьтә ясала, ул баланы 5 яшькә кадәр саклый. Аннан соң реакцинация үткәрелә, ягъни антитәнчекләрне ныгыта. Әгәр бер яшьтә прививка ясалмаган булса, аның икесе дә ким дигәндә 3 ай тәнәфес белән ясала. Бүген кызамыкка каршы прививка ясалган балалар арасында авыручылар юк. Әмма булырга мөмкин, чөнки һәр организм төрлечә һәм индивидуаль. Ничек кенә булмасын, вакцинация кирәк, - диде Наталья Ивойлова. - Интернетта мәгълүмат тиз тарала, берәү мин моңа каршы дип яза да, профилактика һәм кызамыкның ни икәнен белмәгән, бер мәгълүматы да булмаган әти-әниләр шундыйларның сүзенә ышана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100