Кызамык белән авыручылар саны арта: балаларны куркыныч инфекциядән ничек сакларга?
Россиягә кызамык авыруы яный, дип чаң суга табиблар. Татарстанның баш эпидемиологы Наталья Ивойлова әлеге куркыныч инфекциядән саклану өчен киңәшләр бирде.
Россиядә узган ел азагында кызамык (корь) белән авыру очраклары кинәт артып китте. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте декабрь-гыйнвар айларында шундый 2538 очракны теркәгән. Бер ел элек шул ук чорда кызамык 725 кешедә ачыкланган булган. Россиягә эпидемия янамыймы, туганнарны, якын кешеләрне бу куркыныч инфекциядән ничек сакларга? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойловага шул сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Кызамыкны балалар гомеренә яный торган чума дип тә атыйлар. Чөнки кешеләр төрле куркыныч инфекцияләр белән беренче тапкыр балачакта очраша һәм организм аларны ничек җиңеп чыгасын алдан белеп булмый.
Әлеге инфекциягә каршы вакцина инде ярты гасыр элек үк уйлап табылган. Андый авыру барлыгын оныттылар да кебек. Әмма күрше Европа һәм Азиядәге кайбер илләрдә вәзгыять бер дә мактанырлык түгел икән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 2018 елда 47 илдә 82,5 мең кеше кызамык йоктырган. 70тән артык кеше үлгән. Монда Украина, Грузия, Албания, Черногория, Греция, Румыния, Франция, Италия кебек илләрне мисалга китерәләр.
Кызамык – кешедән кешегә күчә торган вируслы авыру. Кешенең температурасы 40,5 градуска кадәр күтәрелә, авыз куышлыгы, өске тын юллары, күзләр ялкынсына. Тәнгә кызыл тимгелләр чыга. Организм токсиннар белән агулана. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, кеше үләргә дә мөмкин.
Безнең илдә кызамыктан прививканы планлы рәвештә бөтен кешегә ясау каралган. Әмма табиблар сүзләренчә, соңгы елларда ата-аналар балаларга прививка ясатудан баш тарта. Нәтиҗәдә, кызамык инфекциясен йоктыручылар саны артканнан-арта. Аны Россиягә башка илләрнең гражданнары алып керә. Аларга, мөгаен, үзләрендә кызамыкка каршы прививка ясамаганнардыр.
- Татарстанда, элеккеге еллар белән чагыштырганда, вәзгыять кискенләште. Бу - 2018 елда, 90нчы еллардан соң беренче тапкыр, кызамык инфекциясен йоктыру очрагы ачыклануы белән бәйле. Көзен Чаллыда шундый дүрт очрак теркәлде. Шулай да вәзгыять тотрыклы саклана, чөнки алар әлеге инфекцияне бездә йоктырмаган, читтән ияртеп кайткан, - диде Наталья Ивойлова.
Инфекциядән саклануның бердәнбер ысулы – вакцинация, ди табиб. Әгәр организмда аңа каршы махсус тәнчекләр булса, инфекцияне йоктыру мөмкин түгел диярлек.
- Безнең республикада бу инфекциягә каршы прививка ясатучылар проценты шактый югары, шуңа күрә ул киң таралмый. Үткән ел Чаллыда теркәлгән очрактан соң без 16 мең кешегә планнан тыш прививка ясадык. Ул кешеләр элегрәк төрле сәбәпләр аркасында яисә үз теләкләре белән прививкадан баш тарткан булган, - диде Татарстанның баш эпидемиологы.
Авыруның билгеләре
Авырган кешенең тәненә кызыл тимгелләр беренче көндә үк чыкмый. Башта авыру билгеләре салкын тигәндәге, гриппныкына охшаган була.
- Инфекция йоктыргач, организм токсиннар белән агулана башлый. Кеше баш авыртуына зарлана, саташа. Тән температурасы бик нык күтәрелә. Беренче көннәрдә тәнгә тимгелләр чыкмагач, кеше грипп белән авырый дип уйлыйлар, - дип аңлата табиб.
Ә тимгелләр дүртенче-бишенче көннәрдә бит, муен, колаклар артында пәйда була һәм бөтен тәнне баса. Өстәвенә, инфекция башка кешеләргә дә йогарга мөмкин. Табиблар бу авыруны бары тик хастаханә шартларында гына дәвалап булуын әйтә.
Прививка ясаттыңмы?
Кеше балачакта аңа кызамыктан прививка ясатуларын белмәсә, моны кан анализын тапшырып белә ала. Гадәттә, әгәр прививка ясалган икән, анализ канда кызамык вирусына каршы тәнчекләрне ачыклый. Прививканы исә балалар да, өлкәннәр дә, моңа кадәр бу авыру белән чирләмәгән, вакцинация үтмәгәннәр бушлай ясата ала. Моның өчен сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди Наталья Ивойлова. Аны берничә ай аерма белән ике тапкыр ясыйлар.