Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин төркемендә зур шатлык – бәби туган

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин төркемендә зур шатлык – бәби туган
Ринат Рысьмятовның шәхси архивыннан

Ришат Төхвәтуллин төркемендә зур шатлык. Җырчының гитарачы егете Ринат Рысьмятов беренче тапкыр әти булган. Тормыш иптәше Айсылу Ринатка кыз бала бүләк иткән. Бу хакта Ришат сторисларында хәбәр итә.

«Ринат белән Айсылуның кызлары туды. Бәхетле, таза-сау булып үссен», – дип яза ул.

Әлеге сөенечле хәбәр төркемнең Түбән Кама шәһәрендәге концерты вакытында килеп ирешкән.

«Ринат безнең төркемдә 6 ел эшли инде. Ул – тумышы белән Иркутск якларыннан. Казан дәүләт музыка һәм сәнгать университетын тәмамлагач, Казанда төпләнде. Ул бүгенге көндә башкаладагы топ гитарачыларның берсе булып санала. Бөтен тавыш яздыру студияләре белән хезмәттәшлек итә. Аның тормыш иптәше Айсылу – шулай ук музыкант», – дип сөйләде әлеге гаилә турында Ришат Төхвәтуллинның администраторы Илгиз Бәдретдинов.

Рысьмятовлар гаиләсен әлеге куанычлы вакыйга белән тәбрик итәбез! Сабыегыз сезне куандырып, игелекле бала булып үссен. 

 

Фото: © Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100