Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыз су астында юкка чыккач, иптәшләре кайтып китә». Кичә югалган кызны бүген таптылар

news_top_970_100

Улан-Удэ шәһәрендә 8 яшьлек кыз су тулган карьерда батып үлә. Иптәшләре фаҗигане күргәч, куркып, кайтып китә, тик өлкәннәргә әйтмиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Бала югалуын әти-әнисе 29 августта 18.00 сәг тирәсендә абайлап ала. Аны 30 август төнендә эзлиләр.

Кызның дуслары белән 29 августта «Тепловик» бакчачылык ширкәтендә иртән кибеткә китүе билгеле була. Тик ул кичен әйләнеп кайтмый. Ата-анасы полициягә гариза яза. 30 августта иртән кызның мәете табыла.

«29 августта 21.21 сәгатьтә Улан-Удэ полициясенә 8 яшьлек кыз югалу турында хәбәр иттеләр. Ата-анасы сүзләренчә, ул иртән «Тепловик» бакчачылык ширкәтендәге өеннән дуслары белән урамга чыгып китә, ләкин әйләнеп кайтмый. Баланы полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эзләргә кереште», – диелә Эчке эшләр министрлыгының Бурятия буенча идарәсендә.

Баланы кибеттән үзе генә кайтырга чыгуы ачыклана. Ул башка юл белән китә. Эзләүчеләр бакчачылыкны тикшерә, күршеләрне һәм баланың гаиләсен сораштыра, урманны карап чыгаралар.

30 августта төнлә су тулган карьерны карарга булалар. Төн урталарында сулык кырыенда, өеннән километр ярым ераклыкта, кызның футболкасы, чалбары һәм тапочкалары табыла. 30 августта иртән водолазлар сулыктан бала мәетен чыгара.

Эшкә тикшерүчеләр кушыла. Алар ачыклаганча, 29 августта көндез балалар төркеме су тулган карьерга бара. Алар су коенмакчы була. Тик кыз су астында юкка чыга. Башка балалар, куркып, өйләренә кайтып китә. Мәрхүмә кыз гаиләсе яхшылар рәтендә була. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100