Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыз белән егет өч туганын һәм күршене үтереп, мәетләрне идән астына яшереп куйганнар

23 яшьлек егет һәм 25 яшьлек кыз туганнарын пычак, бозваткыч балта, Яңа ел гирляндасы, металл элементлары булган агач таяк белән үтергән.

news_top_970_100
Кыз белән егет өч туганын һәм күршене үтереп,  мәетләрне идән астына яшереп куйганнар
https://sverdlovsk.sledcom.ru

15 июльдә Екатеринбург шәһәрендә Анастасия Р. һәм Александр Н.га карата суд хөкем карары чыгарды. Алар Анастасиянең әнисен, олы апасын һәм аның ирен, аларга кунакка кергән танышлары — 30 яшьлек Олегны үтергән. Шулай итеп Зюзельский бистәсендә дүрт кешене үтерүчеләрне төрмәгә озаталар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җинаять 22 февральдә була. Бу кешеләр салган һәм талаша башлаган. Аннары өч кешене үтергәннәр. Җинаять эзләрен яшерү өчен өч мәетне идән астына яшерәләр һәм баз капкачын кадаклап куялар, өстенә палас җәеп, авыр мичкә белән бастыралар. 

Күршедә яшәүче Олегны исә Александр берничә көннән соң — 28 февральдә — көнчелектән үтергән. Егет белән кыз дүртенче корбанның мәетен чоланда яшерә. 

«Әлеге гражданинны каеш һәм пычак белән үтергәннәр. Аның мәетен чоланда яшергәннәр. Җинаятьтә гаепләнүче ир-ат корбанының телефонын да урлаган», — дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

Анастасия белән Александр мәетләр яшерелгән йортта бер ай чамасы яши. 

Анастасия туганнарын яратмый, ул анасы белән дә, апасы белән еш талаша. Шуңа күрә үтерүгә бара. Анастасия һәм Александр «ике яки аннан да күбрәк кешене алдан сөйләшеп төркем белән үтерү», «үлгән кешеләрнең мәетләрен мәсхәрәләү», «урлау» маддәләре буенча хөкем ителә. 

Суд карары белән, Александр 19 ел 1 айга кырыс режимлы колониягә хөкем ителә, ул Олегның әнисенә мораль зыян өчен 1 миллион сум түләргә тиеш була. Анастасия исә 18 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителә, диелә бу хәбәрдә.

«1997 елда туган ир-атка һәм аның белән бергә яшәүче 1995 елда туган хатын-кызга карата суд карары чыгарылды. Тикшерү ачыклаганча, өч кеше — 1990 елда туган ир-ат, аның белән яши торган 1990 елда туган хатын-кыз, аның анасы — 1974 елда туган хатын-кыз 2019 елның 21 февраленә каршы төндә үтерелгән. Җинаятьчеләр корбаннарын пычак, бозваткыч балта, Яңа ел гирляндасы, металл элементлары булган агач таяк белән үтергән. Мәетләрнең берсен мәсхәрә иткәннәр. Мәетләрне идән астына яшергәннәр. 28 февральгә каршы төндә тагын бир ир-ат үтерелә. Ул 1989 елда туган булган. Бу кеше җинаятьчеләр янына кунакка кергән һәм талаш вакытында үтерелгән. Әлеге гражданинны каеш һәм пычак белән үтергәннәр. Мәетне чоланга яшергәннәр», диелә Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100