Кыз бәхетсез мәхәббәте турында туры эфир алып барганда, өстенә бер ир төшә язган
Бу хәл Башкортстанда булган, дип язалар, шулай ук, Минскида булган хәл, дип тә язучылар бар.
Кыз урамда басып тора һәм Телеграм каналда үзенең бәхетсез мәхәббәте турында сөйли.
«Бик күптән яратам. Әлегә кадәр аны җибәрә алмыйм. Шуның аркасында минем ирләр белән җитди проблемалар», – ди кыз.
Шушыны әйткән вакытта, тәрәзәдән бер ир сикереп төшә, чактан гына аны сытмый кала. Кыз куркып кычкыра. Төшкән тавышка караганда, ир үлгән.