Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыз баланы үстергәндә нәрсәгә игътибар итү зарур? Табибтан 6 киңәш

Хәзерге кечкенә кызлар - берничә елдан инде әниләр. Кыз баланы сәламәт итеп үстерүгә ата-ана зур әһәмият бирергә тиеш. Модалар, диеталар, ирекле мөнәсәбәтләр белән ымсындырып торган заманда кайбер нәрсәләргә аеруча катгый карарга кирәк.

news_top_970_100
Кыз баланы үстергәндә нәрсәгә игътибар итү зарур? Табибтан 6 киңәш
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белгече, югары категорияле табиб акушер-гинеколог Наилә Гайнанова соңгы елларда еш очраган бер күренеш турында чаң суга: яшь хатын-кызлар табигый юл белән бала таба алмый. Табиб хатын-кызларда бала тудыру вакытында тулгаклар, көчәнүләр булмавын кызларның яшь вакытта үз-үзләрен тотышы белән бәйли. 

Табиб кисәтә:

1. Кызларның туклануын күрегез: күбесе кечкенә яшьтән үк файдасыз, хәтта зарарлы, гены үзгәртелгән, ясалма ризыкны күп ашый. Ашау культурасы булмаган очракта, гормональ тотрыксызлык барлыкка килә. Хатын-кыз өчен гормональ яктан сәламәт булу мөһим. Гормональ тотрыксызлык җенси әгъзаларга тәэсир итә. Кызларның күремнәре килми башлый, бизләре үзгәрә. Киләчәктә бу проблемалар хатын-кызның авырга кала алмавына, ә йөклеләрнең табигый юл белән бала тудыра алмавына китерә.

2. Барлык мәгълүмат чыганаклары кызларны ябыгырга өнди. 

Ноябрьдә приемга бер хатын-кыз килде. Җитмеш кило була торып, аңа “таза” дигәннәр. Ул 30 килограммга ябыгып, балага узар алдыннан 42 килограммга калган. Миңа 39 атналык йөк белән килгәндә дә 42 кг иде ул. Бала анасы карынында хәлсезләнеп кибеп беткән иде, ананың тиешле дәрәҗәдә суы да булмады. Тугач, бер атна буе балага капельницалар куйдык, соңыннан ашаттык. Бала ач булган! Бер күзәнәктә аксымның саны 65 г/л булырга тиеш, ә бу хатынның 26 г/л иде. Бу организмның шактый таушалган булуын, хәлсезлекнең соңгы стадиядә булуын күрсәтә.

Байтак вакыт ашамыйча йөргәннән соң, организм ризыкны кабул итми башлый. Бу анорексия дигән авыруга китерә. Әлбәттә, зарарлы ризык ашап, симерергә дә ярамый.

3. Кызлар 10 яшеннән кысып торган чалбар, джинсы, күлмәк-итәк кия башлый. 25 яшькә хәтле үсәргә тиешле сөякләр тар, кечкенә булып формалаша. Оча сөяге тар килеш кала. Нәтиҗәдә, бала тудырганда баланың башы аналыктан үтсә дә, тар сөяктән чыга алмый. 

5. Кызлар көннәрен компьютер каршында утырып үткәрә. Физик күнегүләр эшләмәү киләчәктә әни булырга әзерләнгән кызларга проблема китереп чыгарырга мөмкин. Кызларга күбрәк йөзәргә, чаңгыда йөрергә, йөгерергә, гимнастика белән шөгыльләнергә кирәк.

6. Хәрәкәтсезлектән тагын бер проблема туа – кызларның күзләре начар күрә. Йөклеләрне тикшеренергә җибәрәм – күбесенең күз сетчаткасы җәрәхәтләнгән булуы ачыклана. Сетчатканың сәламәт булмавы аркасында бала тапканда көчәнгән хатын-кыз хәтта сукыр калырга мөмкин. Ә көчәнүсез генә табигый юл белән бала табып булмый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100