Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыз баланы атасы анасыннан алып китеп, еллар буена чылбырда тоткан

news_top_970_100
Кыз баланы атасы анасыннан алып китеп, еллар буена чылбырда тоткан
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Санкт-Петербургта яшәүче ир-ат кызын еллар буе чылбырда тоткан, ашатмыйча газаплаган. Хәзер аны суд сак астына алган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Шәһәр прокуратурасы белешмәсе буенча, ир-атка карата җәзалау турында гаепләү белдерелгән. Аны 2 айга сак астына алганнар.

Тикшерү ачыклаганча, әти кеше кызы белән коммуналь фатирда яши. Ул кызын бүлмәдә чылбырда тота, системалы рәвештә кыйный, ашарга бирми.

«РЕН ТВ» белешмәсе буенча, мәктәптәге укытучылар кызның гаиләдә проблемалары булуын белә, ләкин тиешенчә чаралар күрмиләр. Күршеләр дә фатирда сәер тавышлар ишетә, тик игътибар бирми, диелә хәбәрдә.

12 яшьлек кыз бала сүзләренчә, 43 яшьлек әтисе аны еш кына кыйный, чәченнән сөйрәп йөри, ачлыктан интектерә, эт кебек бәйгә куя.

Аны фатирда батареяга бәйләп куелган килеш табалар. Әлеге хәлләр очраклы рәвештә билгеле. Кыз кулын имгәткәч, табиблар чакырырга туры килә, алар полициягә хәбәр итә. Баланы хастаханәгә алып китәләр. Аннары аны махсус учреждениегә урнаштыралар.

Моңа кадәр бу гаилә Белоруссиядә яшәгән. Имеш, әниләре каты эчкән, шуңа күрә ире, баласын аннан аралау өчен, Россиягә күченгән. Алар Петербургта фатир арендалап яши.

Хәзер кыз белән психологлар эшли. «Кешелексез тирәлектә озак булганнан соң, кызның җәмгыятьтә тернәкләнү процессы мөмкинме? Барысы да кыздан тора. 12-13 яшь чигеннән узгач үсеш алмаган кеше дрессировкага гына бирелә ала», – дигән психолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100