Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыз балага ирексезләп яулык бәйләтергә ярыймы? (сорау-җавап)

...Яулыгыңны салсаң, фәрештәләр ләгънәт укыр, никахың бозылыр! Заманында бу сүзләрне әбиләребез теленнән еш ишетергә туры килә иде. Ислам кануннары буенча яшәүче гаиләләрдә балаларны бик яшьли дин кагыйдәләренә буйсындыру очраклары булгалый...

news_top_970_100
Кыз балага ирексезләп яулык бәйләтергә ярыймы? (сорау-җавап)

Бу мәсьәлә Intertat.ru укучылары арасында да сорау тудыра. Редакциягә килгән хатларны барлауны дәвам итәбез.

Хөрмәтле редакция, сезнең газетада укымышлы муллалар дингә нисбәтле шактый кызыклы сорауларга җавап бирә. Минем дә аларга соравым бар иде.

Быел кече кызыбыз укырга керде. Һәр иртән мәктәпкә илткәндә безнең белән күрше кызы да бара, ул икенче сыйныфта (8 яшь) укый. Әти-әнисе динле кешеләр. Балаларын да иман рухында тәрбиялиләр ахрысы, чөнки кызларына яулык бәйләтеп җибәрәләр. Әле иртә бит, нигә бу яшьтән яулык яптырасыз соң, дигән сорауга: үскәч яптырып булмас, дип куркабыз, дигән җавап алдык. 8 яшьтәге кызның яулык киеп йөрисе килми, зарлана мескенкәем. Әти-әнисе бу очракта дөрес гамәл кыламы? Балага шулай иртә яулык ябып йөрү мәҗбүр итәргә тиешме икән алар?


Гөлшат Нәбиуллина, Каза

Гөлшат ханымга башкала казые, Казан ислам институтының дини дисциплиналар кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов җавап бирә:

–  Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Шәригать кануннары  буенча, Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычлар, балигъ яшенә житкәч фарыз була. Әмма ата-ана баланы ул яшькә житкәнче өйрәтә башларга тиеш. Әлбәттә, мәҗбүри хәлдә нарасыйга басым ясау хикмәткә каршы килә, чөнки балада дингә карата нәфрәт уятырга мөмкин. Әмма дә ләкин без башка гаиләдәге тәртипкә тыкшынып, аны үзгәртергә хаклы булмасак та, нәсыйхәт әйтү мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100