news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кыз бала ут капкан анасын коткарырга маташты»: Уфада яшәүче ир хатынын яндырып үтергән

news_top
«Кыз бала ут капкан анасын коткарырга маташты»: Уфада яшәүче ир хатынын яндырып үтергән
https://www.bashinform.ru/

Уфада суд 45 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Ул «аеруча вәхши ысул белән үтерү» маддәсе буенча хөкем ителгән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 2021 елның 17 сентябрендә «Дубрава-Радио» бакчачылык ширкәтендә бакча йортында ир белән хатын талаша. Бу вакыйганы аларның балигъ булмаган яшьтәге кызы күреп тора. Ир-ат 45 яшьлек хатынының өстенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә.

Кыз бала ут капкан анасын коткарырга маташа, янгынны сүндерергә тырыша. Аннары ул ашыгыч ярдәм чакыра. Хатынның башы, муены, гәүдәсе, аяк-куллары – гәүдәсенең 76 проценты 2 һәм 3 нче дәрәҗәдә пешә. Табиблар тырышлыгына карамастан, ул 2021 елның 11 октябрендә хастаханәдә үлә.

Ир гаебен өлешчә генә таный. Суд аны 16 елга каты режимлы колониягә хөкем итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар