Калугадагы азык-төлек кибетендә сатып алынган шоколад эченнән энә чыккан. Аны укучы кыз табып алган. Бу хакта мәгълүмат 26 ноябрьдә социаль челтәрләрдә чыкты, дип яза РЕН ТВ.
Күп балалы әни Евгения бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә язган. Аның кызы шоколад эчендә очраклы рәвештә металл предмет тапкан. Тешләренә җитди зыян килә ала иде, ди кызның әнисе.
Калуга өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгында полициягә мөрәҗәгать итү фактын раслаганнар һәм вакыйга сәбәпләрен тикшерү эше башланган.
Тикшерү тәмамланганнан соң җыелган материаллар, алга таба тикшерү һәм тиешле чаралар күрү өчен, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) территориаль идарәсенә тапшырылачак, диелә хәбәрдә.