Кыз бала үкенече: «Үги ана кыерсытулары онытылмый»
«Кызым, башка кайтып йөрмә», — ди әтисе.
Сугыштан соңгы авыр еллар… Ачлык, акчасызлык, хәерчелек…
Кызлар кырда урак ура. Шулвакыт кырга ат арбасына утырган ир заты килеп туктый. «Кызлар, я кайсыгыз миңа кияүгә чыга?» — дип сорый. Кызлар тынып кала. Шуннан Хәкимә секунд эчендә уйланып куя. Гаиләләрендә хәерчелек, ике абыйсы аны тизрәк кияүгә бирергә теләүләрен җае чыккан саен әйтеп тора. «Үзем кияүгә барам, үзем чыгам», — дип чаялыгын җигеп, Хәкимә ат арбасына менеп тә утыра. Үзе кияүгә күтәрелеп карарга да ояла.
Кияү кыздан 8-9 яшькә өлкәнрәк икәнен әйтә. «Авылда йортым бар, бакчам зур, бик күп агачлар үсә», — дип сөйләп кайта. Ике авыл арасы 7-8 чакрым. Хәким атны йорты каршында туктата, кыз арбадан сикереп төшә. Юл буе бакча тулы алмагачы, чия агачлары дип уйланып кайткан кыз бәрәңге бакчасын әйләндереп алган Америка өрәңгесен, талларны күреп шакката.
Йортта аны Хәкимнең ике сеңлесе һәм 3 яшьлек сабый каршы ала. Сеңелләре кияүдә, алар бала белән генә калган. Ә баланы Хәкимгә өченче хатыны калдырып, үзе көмәнле килеш китеп барган. Хәким - сугыш ветераны, 18 яшьтә армиягә киткән җиреннән сугышка алынган. Сугыштан соң да ярты еллап госпитальдә яткач кына туган якларына күпсанлы яралар белән кайткан була. Әле Хәкимә белән гаилә коргач та башында калган мина кыйпылчыкларын алдырырга туры килә.
Берничә көннән кызының хәлен белергә әтисе килә. «Кая килеп эләктең син, үги ана булырга ашыктыңмы? Җыен, алып китәм», — ди. Әмма Хәкимәнең бер хәерче өйдән икенчесенә кияүдән кайткан кыз булып кайтып керәсе килми. Әтисе сабын алырга дип 3 тиен акча калдыра. Әтисеннән соң аны ошатып йөргән авылдаш, гармунчы егет тә килә. Ул үзе белән китәргә үгетли, Хәкимә аны куып җибәрә.
Хәким бик көнче була, юктан гына көнләшеп кул күтәрергә дә күп сорамый. Шуннан аңлап ала инде яшь хатын, элекке хатыннарының ник киткәнен. Хәким белән Хәкимәнең беренче балалары туа, әмма 2-3 айдан үлеп китә. Соңрак аларның бер-бер артлы 5 балалары туа. Хәкимә балаларның барысын да өйдә таба. Ире бригадир булып эшләүгә карамастан, бала тапканның икенче көнендә үк кыр эшенә чыга. Алар эшләгәндә бала ат арбасында ятып тора, имезеп килә дә янә урагын ала.
Хәкимәнең иренең коры холкы үзәгенә үтә, көнчелеге йөрәкне яра, ә читкә йөрүе үзәкне өзә. Шуңа да Хәкимә иренә булган ачуны үги кызы Мәдинәдән ала. Кайвакыт юктан гына да кыерсытып куя инде.
Үги кыз шәһәргә китеп урнаша һәм авылдан бер-бер артлы килгән сеңелләрен үз янына сыендыра, эшкә урнашырга ярдәм итә. Туганнар үзара бик дус булалар.
Еллар арты еллар уза… Хәким тормыш йөген тартучы ир-ат була, хайванын да асрый, акчасын да эшли. Балаларына гаилә куышларын булдырырга да ярдәм итәләр. Шулай итеп, Хәким белән Хәкимә дә гомер көзенә керә. Ире олыгайгач тынычлана, юашлана. Бу вакытта инде Хәкимә зәһәрләнә, иренә коры була. Беркөнне ул иренә: «Мәдинәгә әйт, гаиләсе белән кайтып йөрмәсен, минем үз балаларым да җиткән», — ди. Хәкимнең әллә аңы томаланган чагы була, ул бу сүзләрне кызына әйтә.
Бу хакта Мәдинәнең авылда яшәүче энесе белеп ала һәм «Безгә кайтып йөрегез», — ди. Мәдинә ире, балалары белән бик күп еллар энесе гаиләсенә мәҗлесләргә, эш вакытында ярдәм итәргә, балалары ял итәргә кайтып йөри.
Мәдинә үзе дә әби булды инде. Яшәгән саен үги анасының кыерсытуы күңелендә яңара, исенә төшеп бимазалый. Үз әтисенә үги әнисеннән якламавына һәм «кайтып йөрмә» сүзе өчен бәгыре ката аның. Ул әтисен соңгы юлга да озатырга кайтмый, әмма шушы гамәле өчен үкенеп яши. Әтисе белән хушлашырга кайтмавын хата булуын аңлый, тик төзәтергә соң инде. Ул ничек тә күңелен тырнап торган ялгышыннан котылу юлларын эзли, гафу итә белергә кирәк иде, дип үзен бимазалый.
Мәдинәнең әтисенең бакыйлыкка күчүенә бер ел уза. Ул үги әнисенең рөхсәтен алып, төп йортка кайтып, аш үткәрә. Анда Хәкимнең дүрт хатыныннан туган балаларын, әтиләре бер булган тугыз туганны җыя. Алар аңарчы бер-берсенең бар икәнлекләрен белеп яшиләр, әмма очраклы очрашулар белән генә чикләнәләр.
Әле шундый очрак та була, Хәким белән Хәкимәнең уллары күрше авылга кунакка баргач бер кызны озата, ә ул аны «безгә очрашырга ярамый, әтиләребез бер бит», — дип куып җибәрә.
Шул мәҗлестә утырганда Хәкимнең сугыш вакытында Украинада улы туып калуы турында да билгеле була. Хәкимнең элеккеге хатынының берсе бу хакта кызларына сөйләгән була. Туганнар эзләп табарга дип ялкынланып ала да, чыбык очын каян башларга белмичә туктап кала.
Мәдинә авылга кайткалап йөри башлый, үги анасы авырый башлагач, туганнарын ял иттерәм дип карашырга да кайта. Әтисе вафатыннан соң ун ел узгач, үги анасын соңгы юлга озатырга да кайта.
«Гафу итә белергә кирәк», — дип туганнарына да, балаларына да еш кабатлый ул.