Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыюлыклары белән тарихта тирән эз калдырган 10 татар хәрбие

Аяусыз көрәштә, яуда үзләрен батырларча тоткан милләттәшләребезне барлыйбыз. Алар кыюлыклары белән тарихта тирән эз калдырган шәхесләр.

news_top_970_100
Кыюлыклары белән тарихта тирән эз калдырган 10 татар хәрбие

1. Кол Шәриф

Тарих турында сүз башлаганбыз икән, иң беренчеләрдән булып Кол Шәриф турында сөйләргә кирәктер. Аның исеме Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе Сөембикә белән бәйле. Бу исем татар халкының бәйсезлек өчен көрәше тарихына алтын хәрефләр белән язып куелган. Ул бер үк вакытта акыл иясе, философ, шагыйрь, дипломат һәм дин эшлеклесе, Казан ханлыгының иң күренекле имамнарының берсе булган. Иле өчен авыр елларда үзенең бөтен көче, белеме белән халык мәнфәгате өчен көрәшкән. 1551 елның җәендә, ханлыктагы иң буталчык вакытларның берсендә, Кол Шәриф Казан ханлыгыннан рус хөкүмәте кулындагы Зөя шәһәренә җибәрелгән илчелеккә җитәкчелек итә. Анда Казан тәхетенә утырырга өметләнеп торучы Шаһ Гали белән бик җитди сөйләшүләр алып бара. Тәхеткә Ядегәр хан утыргач, Кол Шәриф хөкүмәт составына кертелә һәм Казан ханлыгының көндәлек эшләрендә дә актив катнаша башлый. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек була. 1552 елда Казанны саклап калу өчен көрәшләрдә катнаша.

2. Батырша

Чын исеме Габдулла Галиев булган әлеге шәхес – 1755-1756 елгы башкорт инкыйлабы җитәкчесе. Публицист, мулла. Башкортстандагы патша сәясәтенә каршы чыккан шәхес. Гомер буе халык азатлыгы өчен, бу сүзнең туры мәгънәсендә – көрәшкән. Чөнки ул мөселманнарның руслар тарафыннан кысрыклануы турында сөйләп кенә калмый, хәрби-сәяси адымнарга да күчә. Тик ул җитәкләгән башкорт инкыйлабы тиз арада тәмамлана. Батыршаны кулга алып, төрмәгә утырталар. Озакка сузылган сорау алу һәм җәзалардан соң аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәләр. Тик Шлиссельбург ныгытмасында ул кол булып үләргә теләми: төрмә камерасында сакчылар тарафыннан онытылып калган балтаны алып, 4 кешене чабып үтерә, үзе дә шунда һәлак була.

3. Александр Матросов  

Кайбер чыганакларга караганда, Александр Матросовның чын исеме Шакирҗан Мөхәммәтҗанов. Аның биографиясе бик чуар, версияләр төрле. Шуларның берсе буенча, ул Башкортстанда туган, әмма әнисе вафат булып, әтисе кабат өйләнгәч, өеннән кача, балалар йортына эләгә. Шунда үзен Александр Матросов дип яздыра да. Бөек Ватан сугышы башлангач, 17 яшьлек егет фронтка барырга теләк белдерә. Тик аны 1942 елда гына кабул итәләр, пехота училищесына укырга җибәрәләр. Александр Матросовны бөтен илгә таныткан хәл 1943 елның февраль аенда килеп чыга. Псков өлкәсенең Черемушки авылы янындагы һөҗүм вакытында кызыл армия батальоны пулемет уты астында кала. Дошман 3 дзоттан ата. Ике утлы ноктаны тиз бастыралар, тик өченчесе озак вакыт пулялар яңгыры яудыра. Ике солдатка – шуларның берсе Александр Матросов була – пулеметны туктату бурычы куела. Иптәше яраланганнан соң, Матросов дзотка ике граната тондыра. Бу гына пулеметны туктатмагач, егет амбразураны гәүдәсе белән каплый. Шуннан файдаланып, батальон үз максатына ирешә. Ярты елдан соң Александр Матросовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә аның батырлыгын – башка Кызыл Армия солдатларына үрнәк итеп куялар.

4. Газинур Гафиятуллин

Александр Матросовның батырлыгыннан соң бер ел да узмый, аның адымын Татарстанның Лениногорск районы егете Газинур Гафиятуллин кабатлый. Сугыш башлангач, ул Петрозаводск шәһәрендә санитар булып эшли. Аннары, 17нче укчы полк составында, яуларда катнаша. 1944 елның 13 гыйнварында алар Псков өлкәсенең Овсищи авылын азат итәргә җыена. Сержант Гафиятуллин автомат һәм гранаталар алып, алга таба шуыша. Дотка (озак вакытлы ут ноктасы – автор.) 25 метр кала ул торып баса да, 3 граната тондыра. Пулемет бер мизгелгә тынып кала да, кабат ата башлый. Шул вакытта Газинур дотка йөгереп килә дә амбразураны күкрәге белән каплый. Томаланган пулеметтан файдаланып, батальон һөҗүмгә күчә. Батырлыгы өчен Газинур Гафиятуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

5. Муса Җәлил

Бөек Ватан сугышында бихисап күп татар язучылары һәм шагыйрьләре, әдипләре катнаша. Алар башка солдатлар кебек үк кулларына автомат тотып та сугыша, шул ук вакытта каләм белән дә дошманга каршы чыга. Муса Җәлил – әлеге әдипләрнең иң танылганы. 1941 елга кадәр ул инде билгеле шагыйрь, Татарстанның Язучылар берлеге җитәкчесе була. Сугыш башлану белән Муса үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Яу кырында да газеталарда эшли. 1942 елның җәендә Волхов фронтында чолганышта калып, фашистлар кулына – әсирлеккә эләгә. Тик лагерьдә дә көрәшен туктатмый, бер хыянәтче тарафыннан сатылып, Моабит төрмәсенә күчерелгәч тә туган иленә тугрылыгын саклап кала. Үлем җәзасына хөкем ителгәнен белә торып, Ватанына, халкына тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәт хисләрен белдергән шигырьләр яза. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Аларны «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. 1956 елда үзе үлгәннән соң Мусага Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә “Моабит дәфтәрләре” илнең ул вакыттагы иң югары бүләгенә – Ленин премиясенә лаек була.

6. Гани Сафиуллин

Арча егете Гани Сафиуллин тормышын 20нче еллардан ук Кызыл Армия белән бәйли. Сугыш башланганчы М.Ф.Фрунзе исемендәге Эшче-крестьян Кызыл Армиясе хәрби академиясен тәмамлап, Эчке эшләр халык комиссариатында (НКВД) полк командиры вазифасын башкара. 1941 елның июненнән полк командиры итеп билгеләнә, Смоленск, Сталинград, Днепр өчен яуларда, Калинино, Донбасс, Харьковны саклау операцияләрендә катнаша. 5 көн эчендә плацдармны фронт буйлап 25, алга таба 15 чакрымга киңәйтә. Уңышлы җитәкчелек итү һәм шәхси батырлыгы өчен генерал-майор Сафиуллин 1943 елда Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аннан соң да Түбән Днепр, Будапешт, Прага кебек дистәләгән җитди хәрби операцияләрдә катнаша. Сугыш тәмамлангач та, хезмәтен дәвам итеп, Ерак Көнчыгышта Хинган-Мукден операциясен җитәкли. Соңрак Балтыйк буе, Төньяк Кавказда хәрби округларында эшләп, 1957 елда гына запаска чыга. Казанда яшәп, шушында ук вафат була, башкаланың Арча зиратына җирләнә.

7. Әмәт-Хан Солтан

Танылган очучы-сынаучы Әмәт-Хан (Әхмәт-Хан) Солтанның әнисе – кырым татары булган, әтисе – дагыстанлы. Бөек Ватан сугышын очучыдан башлап, эскадрилья командиры вазифасы белән тәмамлый. Сугышның беренче көненнән үк үз эшенең остасы итеп таныта – И-153тә штурмнар ясый. Ярты елдан 130 хәрби очыш ясап, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.Үзенең беренче һава җиңүенә 1942 елның 31 маенда Ярославль шәһәре өстендә ирешә ул. Хәрби запаслары тәмамлануына карамастан, үзенең “Харрикейн”ы белән дошманның тонналаган шартлаткыч матдә ташларга җыенган “Юнкерс-88” бомбардировщигын бәрдерә. Әмәт-Ханның истребителе фашистлар очкычының корпусында кысылып кала, янган техникадан егет чак кына сикерергә өлгерә. Озак та үтми Сталинград өстендә шундый ук хәл кабатлана. Төрледән төрле истребительләрне йөгәнләү егеткә зур тәҗрибә, белем бирә. Яңа, бер белмәгән техниканы идарә итәргә өйрәнү аңа бик җиңел бирелә. Советлар Союзы Герое, һава-ату хезмәте буенча полк командиры ярдәмчесе, гвардия майоры Солтановның 603 хәрби очыш ясавы билгеле. Шуларның 70е – һөҗүм итү операцияләре. 150 каршылыкта аны да бәреп төшерәләр, тик ул үзе шәхсән 30, төркемдә 19 дошман очкычын юкка чыгара. Сугыш тәмамлангач Әмәт-Хан Солтанга икенче тапкыр Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

8. Якуп Чанышев

 Якуп Чанышев Бөек Ватан сугышында катнашкан иң атаклы татар генералларының берсе. Алай гына да түгел, ул – гомерен тулысынча хәрби эшкә багышлаган шәхес. Беренче Бөтендөнья сугышында ук хәрби операцияләрдә катнашып, батырлыгы белән аерылып тора. Инкыйлаб елларында Казанда, 20нче елларда Урта Азиядә совет хакимиятен урнаштырырга булыша. Бөек Ватан сугушы башланганда ул Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә мөгаллим булып эшли. 1942 елда аңа генерал-майор дәрәҗәсе биреп, армия командующие урынбасары итеп куялар. Якуп Чанышев җитәкчелек иткән частьләр Мәскәү, Харковь, Сталинград янында сугыша, Польшаны азат итә, Одерны кичә, Берлин штурмында катнаша. Сугышны ул генерал-лейтенант дәрәҗәсе белән Берлинда тәмамлый. Сугыштан соң ул Хәрби академиядә эшли, шул ук вакытта Мәскәү татарларының иҗтимагый тормышында да актив катнаша.

9. Сабир Әхтәмов

Советлар Союзы Герое исеме бирелгәндә Сабир Әхтәмовка 18 яшь булган. Әтисенең үлеме турында хәбәр алганнан соң, Татарстанның Кукмара егете үзе теләп фронтка китә. 1943 елның ноябре була бу. Бөек Ватан сугышына кадәр тимерче булып эшләгән Сабир танкка атучы мылтыкны да тиз үзләштерә. Озак та үтми үз бригадасында иң оста бронебойщикларның берсенә әйләнә. 3нче Белоруссия фронты составында Смоленсктан Кёнигсбергка кадәр данлы сугыш юлы уза. Белоруссия, Балтыйк буе илләрен, Көнчыгыш Пруссияне азат итү өчен барган яуларда кыю солдат булып таныла. 1944 елның октябрь аенда Неммерсдорф (хәзер Калининград өлкәсенең Маяковское) авылын штурмлаганда батырлык күрсәтеп үз исемен мәңгелек данга күмә.

Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифаларны башкара, КГБның Югары хәрби институтын тәмамлый.

10. Мәхмүт Гәрәев

Армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең 50гә якын орден-медале бар. Бөек Ватан сугышы башлангач, В.И.Ленин исемендәге Ташкент пехота училищесы курсанты Мәхмүт бер мизгел эчендә Урта Азия хәрби округының укчы взвод командирына әйләнә. Тиздән 120нче аерым укчы бригаданың рота командиры вазифасында Көнбатыш фронтка юл ала. Биредә берсеннән-берсе кырыс бәрелешләрдә бригада дошман һөҗүмнәренә каршы тора, оборонаны саклый. Барлык офицерларның һәлак булуы ачыклангач, батальон белән җитәкчелек итүне Мәхмүт үз өстенә ала. Солдатларны дөрес позицияләргә билгеләү, пулеметчыларны кирәкле җирләргә урнаштыру аркасында, фашистлар бик күп кеше һәм техникасын югалтып, кире беренчел пунктларына кайтырга мәҗбүр була. 1942 елның августында батальон командиры вазифаларын үтәүче Гәрәев тәүге һөҗүм явында катнаша. Варганово авылы читендә дошман траншеясен кулга төшерә аның взводы. Бихисап күп кеше һәлак була. Офицер Гәрәев шәхсән батырлык үрнәге күрсәтә – һөҗүм итүчеләрнең кискен кызу адымнары һәм көчле миномет уты Варганово пунктын алырга мөмкинлек бирә. Шул яуда Мәхмүт Гәрәев яралана. Госпитальдә ятып чыга. Аннары кабат фронт, тагын бер яра һәм контузия. Җиңү елын ул 3нче Белоруссия фронтының оператив бүлек җитәкчесе ярдәмчесе вазифасында каршылый. 1нче Ерак Көнчыгыш фронтына җибәргәндә аның Көнбатыш һәм Белоруссия фронтларында җыелган тәҗрибәсен дә исәпкә алалар. Анда исә Гәрәев иптәшләре белән Японияне җиңүдә үзеннән өлеш кертә. Икенче Бөтендөнья сугышының соңгы ноктасы шунда куела да.

Сугыштан соң да Мәхмүт Гәрәев хәрби эшчәнлеген ташламый, армия генералы дәрәҗәсенә кадәр үсә. Берләшкән Гарәп Республикасы, Әфганстанда хәрби киңәшче булып эшли. СССРның Кораллы көчләре генераль штабының җитәкче урынбасары вазифасын били. 90нчы еллардан Хәрби фәннәр академиясе Президенты. Ул хәрби һәм тарихи фәннәр докторы, сугыш турында бик күп китаплар авторы. Бүген Мәхмүт Гәрәев – легендар шәхес, Россия генә түгел, бөтен дөнья өчен Бөек Җиңүнең тере символы ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100