news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кыюлык һәм иҗат белән сугарылган кием» - Тинчурин театры үз коллекциясен чыгарган

news_top

Тинчурин театры «яңа сулышы»ы тагын да ныграк сизелә, театр үз кием коллекциясен булдырган.

«Яңа сулышның яңа йөзе! Быел Тинчурин театры иҗади кыюлыгы белән аерылып тора. Тагын нинди «мөгез» чыгарган инде болар дисезме?! «Мөгез» чыгармадык, театрның үз коллекциясен булдырдык.

Бу мерч та түгел. «Спектакль истәлеге» дә түгел. Бу - кыюлык һәм иҗат белән сугарылган кием. Авыл кайтавазы ишетелгән, әмма югары зәвык белән эшләнгән. Традицияләре булган, әмма замана белән бергә атлаган. Тыйнак, әмма үз характеры булган яңа коллекциябезне тәкъдим итәргә ашыгабыз», – дип хәбәр итәләр социаль челтәрдә.

Тинчурин театры коллекциясен тәкъдим итү 26 апрельдә булачак.

Фото: © Тинчурин театрының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар