news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Кыю кызлар" төркеме ник таркалган?

Әле кичә генә дуэт буларак чыгыш ясап йөргән кызлар аерым җырларга дигән карарга килгән.

news_top
"Кыю кызлар" төркеме ник таркалган?
"Кыю кызлар" төркеме таркалган. Бу хакта "Интертат" хәбәрчесенә Линара Галимова (Батталова) үзе сөйләде. 
 
- Без хәзер "Кыю кызлар" дуэты булудан туктадык. "Кулдашым" Рузилә Сәмигуллина белән шундый фикергә килдек. Бу уй кайчан һәм ничек туды дип тә әйтә алмыйм, вакыты җиткән, күрәсең,- диде Линара. 
 
Линара Батталова - Артур-Марат дуэтындагы Марат Галимовның хатыны. Җырчыдан гаилә дуэты булып чыгыш ясауга карата да фикерен сораштык. 
 
-Мәҗлесләрдә Марат белән сорап җырлаталар, парлы җырларыбыз бар. Әмма киләчәктә иҗатыбызны гаилә дуэты буларак дәвам итү уе юк,- диде Линара Галимова (Батталова). 
 
Линара бүген "сольный" карьерасын башлап, үз туган көнендә тамашачыларга "Син - миңа җыр" исемле тәүге җырын тәкъдим итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар