Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыйный... димәк, ЯРАта

Яратам дип кияүгә чыгасың. Матур итеп тормыш төзисе дә бит. Өйләнешкәнче шундый яхшы булган кеше, бер мәлдә үзгәрә дә куя. Һәр нәрсәнең ике ягы була диләрме әле? Бер тиен дә ике яклы була. Роза чәчәге дә ни кадәр генә матур булмасын, чәнечкеләре кулны каната. Бәхетле гаилә корырга хыялланган хатын-кыз, яраткан кешесе кул күтәргәннән соң ничек яши? Бу хакта ул хатын “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде. 

news_top_970_100
Кыйный... димәк, ЯРАта

"Иремне яратам, китә алмыйм"

"Мин зур гаиләдә үстем. Барлыгы биш бала идек. Мин - иң олысы. Өлкәннәргә бик тиз үсәргә туры килә, диләр. Минем белән дә шулай булды. Балалар туа торды, көннән-көн эш арта барды. Кечкенә энеләремне, сеңелләремне үстерергә кирәк иде. Дуслар онытылды. Укуга да вакыт калмады. Әни урынына никтер аларны мин карап, тәрбияләргә тиеш идем. Бөтен яңа киемнәр, тәмле ашаулар кечкенәләргә бирелде. Мин алар белән бергә бер өстәл артына утырып ашаганымны хәтерләмим.

 Иң авыр вакыт минем мәктәп чыгарылышында булды. Үз бәйрәмемә барасы урынга балалар белән утырырга куштылар. Дәшмәдем. Яшереп кенә эшләгән акчама күлмәк аласы идем. Булмады. Китапка салган акчамны күпме генә эзләсәм дә таба алмадым. Ул арада кибеттән әни кайтып керде. Кечкенә сеңлемне җитәкләгән. Аякларында яңа туфли. Өсләрендә матур кофта. “Китапта акча таптым, кара, нинди матур киемнәр алдык”, - диде әни. Тыелып кала алмадым. 

Күлмәккә дип җыйган акча икәнен белгәч, кара тавыш купты. Сеңелләремә, өйдәгеләргә акчалата булышыр урынга мин үземә кием алырга теләгәнмен икән! Сүзем калмады. Тизрәк бу өйдән, көн-төн кычкырып елаган балалар тавышыннан котыласым килде. Чыдарлыгым калмады. 

Мәктәпне бетерүгә бухгалтер булырга укырга кердем. Әни каршы чыкты. Мин өйдә булышырга тиеш идем. Ничек инде үз канымны ташлап, каядыр укырга керәсең? Аларны кеше итәргә кирәк! Ә минем турында уйлап та караучы булмады.

Уку йортында бер егет белән таныштым. Ул бер өйләнеп аерылган иде. Ике ай йөргәннән соң өйләнешергә тәкъдим ясады. Каршы килмәдем. Дус кызларым башта ник аерылганын белеш дисәләр дә, тыңларга теләмәдем. Минем бу өйдән качасым килде. Түзә алмадым бит. Ә шул вакытта тыңлаган булсам, мондый хәлгә калмас идем.

Иң беренче тапкыр кулын кайчан күтәрде?

— Өйләнешеп бер ел ярым торганнан соң. Бер тапкыр да аракы эчкәнен күргәнем булмады. Ул бер көн өйгә кайтмады. Шалтыратмаган җирем калмады. Чәчләрем агарды. Үтергәннәр, кыйнаганнар дип уйладым. Өч айлык баламны күтәреп, төне буе елап чыктым. 

Иртәнге биштә ул кайтып керде. Карарлыгы калмаган. Аягында көч-хәл белән басып тора. Авызыннан аракы исе килә. Баламны урынына салдым да иремне култыклап бүлмәгә алып кердем. “Кайда йөрдең? Ник кайтмадың?” — дигән сорауга ул мине стенага этеп җибәрде. Уң як җилкәм белән стена кырыенда торган шкафка килеп бәрелдем. Яныма килеп, битемә китереп сукты. “Эт! Авызыңны яп!” — диеп, эчемә китереп типте. Сулый алмый сулкылдап берәр сәгать идәндә ятканмындыр.

— Гафу сорадымы?

— Әйе. Иртән торуга ук, күзләремә карады. Елаган. Шешенеп беткән. Тезләнеп гафу сорады, эчкәч үзен кулда тота алмаганын сөйләде. Башкача эчмим дип ант итте. Чәчәкләр алып кайтты. Авыр булса да, кичердем. Гаиләне саклап каласым килде. Балабызны үстерәсе бар иде.

— Аерылырга дип уйлаганың булдымы соң?

Юк. Мин иремне яратам.

— Аңлавымча хокук саклау органнарына да хәбәр итмәгәнсең...

— Юк. Мин гаиләне саклаучы. Иремә алай хыянәт итә алмыйм.

— Бер кул күтәрсә, янәдән кабатланыр дип уйламадыңмы?

— Юк. Ышандым бит. 

Икенче тапкыр минем туган көнемдә кыйнады. Кунакларга дип табын әзерләгәндә, борчак онытканым исемә төште. Иремнең кибеткә барып килүен сорадым. Ул котырынды. “Эштә арганнан соң синең өчен үзем барырга тиешме әллә? Үзең бар!” — дип, җикеренде. Елап җибәрдем. Күз яшьләрем аның ачуын кабартты гына. Яңагыма китереп сукканын хәтерлим. Аннары караңгылыкка чумдым.

— Кунакларың күргәндер бит битеңдәге кара көйгән эзләрне?

— Әйе. Сораулар күп булды. Дәшмәдем. Кунаклар килгәч, ирем кулымны каты итеп кысты. Дәшсәң, катырак эләгә, янәсе. Егылдым, дидем. Алар ышандылар. Берсенең дә иремне андый кешедер дип уйлаганы булмады.

— Еш кул күтәрдеме?

— Әйе. Аңны югалтканчы кыйный. Аннары тезләнеп гафу үтенә. Кичереп бардым. Бала хакы, дидем. Үземне уйламадым. Аерылышып нинди тормыш көтә инде мине? Укып бетермәгән. Эш юк. Баланы күтәрәсе бар. Өйгә кайтсам, тагын да начаррак. Әниләр... Аның баласын караргамы? Юк. Ара-тирә кул күтәрүгә түзә алам. Әмма ул балалар янына башкача кайтасым да, күрәсем дә килми. Ирем мине ярата. Характеры гына шундый. Үземә дә дәшми торырга кирәк.

Син барысына да риза димәк?

— Әйе. Ул хәзер кул күтәрми. Инде ярты ел тигәне юк. Башка күтәрмәс дип уйлыйм. Мин аны яратам. Ә ул мине.

Син сайлаган юл. Үкенергә язмасын

— ...

Кул күтәрүгә дин ничек карый?

Билгеле булганча, хатын-кызга кул күтәрү дин әһелләре тарафыннан катгый тәнкыйтьләнә.

ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу хакта үз фикерен белдерде. “Кул күтәрү - зур гөнаһ. Кыямәт көнендә андый ир-ат тәмуг утына эләгәчәк. 

Ир дә сәбәпсез кул кутәрми, хатын-кыз муен буларак, ирен шушы халәтенә җиткерә. Ул ирен мондый халәткә китерергә тиеш түгел. Ире алга таба да кул күтәргән очракта, хатын-кыз әти-әнисенә хәбәр итеп, алар кызын яклап чыгарга тиеш”, - диде Рөстәм хәзрәт.

Кирилл Зимин, атакай. “Библиядә бу хакта конкрет сүз әйтелмәгән. Контекст ягыннан гына кешеләрнең кул күтәрүдән өстен булырга тиешлекләре хакында әйтелә. Христиан динендә ирнең баш булуы хакында әйтелә, ләкин ул баш була торып, кул күтәрергә тиеш түгел. Баш ул – гаиләне алып баручы, җаваплылык тотучы. Хатыны нәрсә кигән, дуслары алдында оят түгелме, җанында нәрсә кайный - барысы өчен дә ир җаваплы. Кораб капитаны төсле. Кораб батса - капитан гаепле, гаиләдә - ир. Икесе дә түгел".

 Алексей Егоров, атакай. «Кулны беркемгә дә күтәрергә ярамый. Хатын-кызга бигрәк тә. Гаиләне саклау очрагында гына көч кулланырга рөхсәт ителә. Үтерү – зур гөнаһ. Кеше үз гөнаһын танырга тиеш. Чын христиан динендә кул күтәрү дөрес эш түгел. Әгәр мондый хәл булып, бу хакта атакай белсә, ул ир белән хатынны сөйләшергә чакыра. Әгәр хатын-кыз һәм аның балалары өчен куркыныч туса, ул аерылышуга ризалык бирә ала”.

Психолог киңәше.

Медицина фәннәре кандидаты, табиб, гаилә психологы Энҗе Әхмәтҗанова: “Бик сирәк кеше генә үзен вакыт узгач кына начар тота башлый. Тиктомалдан гына ир-ат кул күтәрә башламый. Мөнәсәбәт башында ук кешенең характеры әкренләп ачыла башлый. Мәсәлән, егет кеше кызның кулыннан каты итеп тота ала, яисә начар сүзләр әйтә. 

Ир-ат кулын күтәргән чакларда, кайвакыт полиция чакыралар. Алар сөйләшкәннән соң, әле генә кычкырып, киемнәрен тотып аткан ир-ат тынычлана. Башкача алай эшләмим диләр.

Кул күтәрү кешенең профессиясенә бәйле булырга мөмкин. Кайбер шундый очракларда кул күтәргән ир-атлар моңа соңыннан бик нык үкенә. Тынгысыз җирдә булган, баш җәрәхәте алган ирләрдә психологик яктан проблемалар башлана. Һәр очрак уникаль. Һәрберсе белән индивидуаль эшләргә кирәк.

Ир-атларның кайберләре агрессияне өйдә генә күрсәтәләр. Эштә, кешеләр арасында алар тыныч була.

Кыйналган хатын-кыз үзенә корбан ролен ала. Әгәр ул балачагында әтисенең әнисенә кул күтәргәнен күргән булса, ул моны гадәти хәл итеп кабул итә. Әнисе беркемгә дә хәбәр итмәгән булса, ул үзе дә мондый хәлне кешеләргә сөйләми, яшерә торган була.

Кайбер гаиләдә кул күтәрү проблемасы килеп чыккач, психологка баралар. Ләкин барысын да ахыргача әйтеп бетермиләр. Хатын-кызның үзенең беренче булып ир-атка кул күтәргән очраклары да бар. Кайберләре бергәләшеп сугыша.

Корбан ролен алган хатын-кызлар кул күтәргән ир-аттан башкага китеп тә шул ук хәлгә юлыга. Алар ник миллионлаган ир-ат арасыннан кабат кул күтәрә торганны сайлаганнарын аңлата алмыйлар. Ә дөресе шул: андый хатын-кызлар үзләренә билгеле бер тормыш юлы, ир-ат тибы төзеп, башларына проекция ясап куя. Хатын-кызның андый ир-аттан китә алмауның төп сәбәбе – ярату. Алар ияләнгән. Ничек кенә кыйнаса да, алар елый, әмма кичерә.

Ир-ат кул күтәргән хатын кызларга киңәш: үз-үзеңә ябылмаска, белгечләргә, гаилә психологларына барырга. Гаиләдә кул күтәрү - нормаль хәл түгел. Ул берничек тә норма була алмый. Бу проблеманы төрле яклап хәл итү мөһим".

Юрист фикере

Олег Рәхимов, юрист. “Хатын-кызның хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итмәү, яки мөрәҗәгать иткәннән соң гаризасын кире алу сәбәпләре берничә. Я ул иреннән курка, я ярата, я мазохист (кыйналганнан ләззәт кичерү, психологик тайпылыш - ИТ) була. 

Иң беренче чиратта, мондый очракка юлыккан хатын-кыз полициягә барырга тиеш. Хатын-кызда җиңел тән җәрәхәтләре яки авыр тән җәрәхәтләре булуга карап, җәза бирелә. Кул күтәргән ир-атны 112, 113, 115, 116 маддәләре буенча хөкемгә тартырга мөмкиннәр”, - дипсөйләде Олег Рәхимов. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100