Табиб-токсиколог, медицина фәннәре кандидаты Михаил Кутушов кыярның кабыгын әрчеп ашау турында аңлатты. Бу турыда «Российская газета» яза.
Кыяр – табигый абсорбент, ул организмдагы агуларны һәм башка зарарлы матдәләрне актив кудыра. Ләкин күпләр аның кабыгының әчкелт тәмен яратмый, аеруча койрыгы янындагы урынны. Гадәттә, кыярны ашар алдыннан бәрәңге кебек чистарталар.
Экспертлар сүзләренчә, кыярның тәме кулланылган ашламаларга гына түгел, кабыгындагы витаминнар составына да бәйле.
«Кабыгы әче булмаса, ул картаю һәм яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүне кисәтә, метаболизмга яхшы йогынты ясый», – ди Кутушов.
Витаминнар һәм файдалы матдәләрнең күп өлеше нәкъ менә кыяр кабыгында була. Бу – С, В1, В2 витаминнары, биотин, каротин, калий, кальций һәм магний. Кыярда клетчатка күп, ул эчәклек эшчәнлеген яхшырта, агулый торган микроэлементлар һәм патогеннардан чистарта.
Кайсыбер очракларда кыяр кабыгын әрчеп ташларга кирәк. Ашламалар күп кертелгән яки озак саклау өчен реагентлар белән эшкәртелгән яшелчәнең кабыгын ашамау хәерле.
«Түтәлдән өзеп алган кыяр белән кибеттән алган кыяр кабыгы химик составы буенча аерыла, бусы аермачык. Анда агулы матдәләр булуда шик туса, кабыгын әрчеп ташларга кирәк», – ди белгеч.