Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыярны кайнар су белән ничек утырталар?

news_top_970_100
Кыярны кайнар су белән ничек утырталар?
https://pixabay.com/

Кыяр утыртканда туфракка кайнар су сипсәң, орлыклар икенче көнне үк шытып чыгачак, дип язалар киңәшләр сайтында.

Рассадага кыяр утыртканда, савытларга көпшәк субстрат салыгыз һәм аны чылатыгыз. 

Грунт әзер булгач, аңа кап-кайнар су сибегез. Шуннан соң тиз генә туфракка орлыкларны яны белән яткырып тезеп чыгыгыз. Өстенә бераз туфрак сибегез.

Аннары савытны пленка белән каплап, җылы урынга куегыз. Беренче шытымнар чыккач, пленканы алып ташлагыз. 

Әгәр кыярны турыдан-туры урамдагы туфракка утыртсагыз, кайнар суны шулай ук кулланыгыз. Бу очракта кайнар су күбрәк кирәк булачак. Түтәлнең һәр бер метрына биш литр сыеклык саласы була. 

Туфрак суынганчы, орлыклары тезеп чыгыгыз. Түтәл өстенә пленка каплагыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100