Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыярның әче өлешенең нинди файдасы бар?

Кыярның әче урыннары аутофагия механизмны эшләтеп җибәрә.

news_top_970_100
Кыярның әче өлешенең нинди файдасы бар?
https://pixabay.com

Организмны «генераль җыештыру» кешенең гомерен озайта. Бу эштә билгеле бер ризыклар ярдәм итә. Биолог-генетик Ирина Мальцева «Спутник» радиосына интервьюда шул хакта аңлатты, дип яза РИА Новости.

Кешенең күзәнәкләре аутофагия, ягъни үз-үзен ашау процессында яңара, бу «чүпне җыештыру» кебек була.

«Бу процесс күзәнәктән „чүп“ чыгару түгел, ә үзенең „җимерекләре“ — органеллалар белән тулган күзәнәкне ликвидацияләү. Карт, сәләтсез күзәнәкләр һәлак булгач, организм кәүсә күзәнәкләрдән яңа структуралар төзи, шулай итеп үзен-үзе яшәртә», — ди Мальцева.

Кайсыбер гап-гади ризыклар аутофагия процессына ярдәм итә. Чөнки аларда күзәнәкләргә тиешле сигнал бирә торган матдәләр була. Мәсәлән, әче кыярның шундый үзлеге бар.

«Кыяр тукымаларында үзенчәлекле матдәләр — кукурбитациннар бар. Нәкъ менә шулар кыярның койрыгы янындагы өлешенә әче тәм бирә. Менә шул әче урыннар күзәнәкләргә сигнал бирә дә карт һәм авырулар, ягъни эшләми торган күзәнәкләр тормыштан китә. Кыярның әче урыннары аутофагия башлансын өчен механизмны эшләтеп җибәрә», — дип аңлата галим.

Шулай ук физалис, куркума, соя кебек ризыкларда да яшәртү сәләте була. Диета, даими физик йөкләмә, тирән йокы да «генераль җыештыру» процессын эшләтеп җибәрә.

«Туклану калорияләрен тәүлеклек нормадан 20-30 процентка киметү дә күзәнәкләрдә яшәрү процессына йогынты ясарга мөмкин», — ди Мальцева.

Стресс исә, киресенчә, организмның яңаруына комачаулый. «Кеше стресста булса, бернинди аутофагия дә булмый. Стресс безнең организмдагы барлык яхшы процессларны сүндерә, кешенең күзәнәкләрне яңарту мөмкинлеге булмый», — ди Мальцева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100