«Кыярлы» хыял: Актаныш егете бәрәңге бакчасын кыяр «плантациясенә» әйләндергән
Бакчасында кыяр плантанциясе булдырган Актаныш районы Зөбәер авылы егете турында Лилия Бәхтиева язмасы.
Алмаз Мөхәммәтдинов - бөтен авыл балалары кебек үк бәрәңге белән ит ашап үскән егет. Тамырлары Һиндстанга ук барып тоташкан кыярны үз бакчасында күпләп үстерү теләге кайчан барлыкка килгәндер — анысын язмамның герое үзе дә төгәл генә әйтә алмады. Хәер, Алмаз кыяр үстерүне теләк дип атамый, ул аның өчен хыял булган. Ә хыяллар алар, һичшиксез, чынга ашарга тиеш.
Гаиләдә биш бала үсә Мөхәммәтдиновлар. Үсә төшкәч, дүрт бертуган сала тормышын бик җиңел генә каланыкына алыштыралар. Ә Алмаз тамырларын туган җирдә — ата нигезендә җибәрә. Күпләр аны әтисе Миңлерәвил юлын дәвам итеп, тимер атка утырыр дип көтә. Авыл җирендә яшәгәч, күпләп мал асрар дип тә гоманлыйлар. Әмма берәү дә, ялгыш кына да, аны бәрәңге бакчасын кыяр плантациясенә әйләндерер дип уйламый.
2015 елда күңел түрендә йөрткән хыялына канат үрә башлый Алмаз. Хәер, хыялга канат куйганчы, кыяр үстерү серләрен читтән генә өйрәнә ул. Чөнки үзенең тәҗрибәсе, һәр авыл кешесенеке кебек үк, кечкенә парникка барып тоташа да, шунда ук тәмамлана. Бу юнәлештә шактый алга киткән Башкортстан республикасы Туймазы районы белән элемтәләрен ныгыта: бара, күрә, өйрәнә һәм тәвәкәлли. 31 яшьлек ир-егетнең ул вакытта күңелендә, билгеле, бераз курку да, булдыра алырмынмы дигән икеләнү дә булмый калмагандыр. Әмма эшләп карамый торып, бу сорауларга берничек тә җавап табып булмас иде. Шулай итеп, җиң сызганыла, моңа кадәр бәрәңге белән чөгендердән башка культура күрмәгән олы бакчаның бер өлеше, төгәлрәк әйткәндә, алты сутые, бүленеп алынып, анда теплица сафка баса.
Ни өчен терлек түгел, ә нәкъ менә кыяр?
Әлеге сорауны Мөхәммәтдиновка әллә кемнәр биреп карый, чөнки аның Зөбәер авылында күпләп кыяр үстерә башларга омтылуы халык арасында гаҗәпләнү катыш кызыксыну уята. Теплицаның беренче казыкларын какканда, мыек астыннан көлүчеләр дә булмый түгел. «Ярый соң, эшләп кара. Кыярың үсмәсә, бу корылмаңны терлек абзары итеп булса да төзеп бетерерсең», — ди кайберәүләр.
— Актаныш районы республика күләмендә авыл хуҗалыгы алга киткән район буларак дан казанган. Бездә авыл халкы мөгезле эре терлек үстерергә хирыс бит. Итен-сөтен җитештерәләр, шуның белән көн күрәләр. Ә минем үзенчәлеклерәк эш белән шөгыльләнеп карыйсым килде. Ә ни өчен кыяр үстереп карамаска? Шактый нәзберек булса да, ныклап тотынганда, шартларын үтәгәндә, бездә үсмәслек яшелчә түгел бит ул. Башкортстанда үстерәләр бит, уңышлары да югары, — дип, «кыяр бизнесы”на нигез салган елларын искә төшерде Алмаз.
Ул вакытта инде «кыярлы» хыялга ике куллап тотынган Алмаз Мөхәммәтдинов гаилә башлыгы булып өлгерә. Тормыш иптәше Илсөяр белән белән бер ир бәби алып кайталар. Хәзер инде аларның гаиләсендә нәни кызчык та бар. Алмаз үзе районның газ оешмасында хезмәт куя, Түке һәм Зөбәер авылларында газчы булып эшли ул. Киров авылыннан килен булып төшкән Илсөяр исә Пучыда ашыгыч ярдәм бригадасында шәфкать туташы.
— Беренче теплицаны төзегәнче, тормыш иптәшем белән утырып сөйләштек, киңәшләштек. Алда торган эшнең «плюс» һәм «минус”ларын барладык. Кулга кул тотынышып, аңлашып эшләгәндә генә, уңышка ирешеп булачагы көн кебек ачык иде. Һәм без шулай иттек тә. Илсөяремә рәхмәт, минем хыялны тормышка ашыруда аның роле зур: «син булдырасың», «барысы да килеп чыгачак» кебек сүзләре белән канатландырып торды. Үзе дә җиң сызганып эшләде, — ди Алмаз.
Хыялны чынга ашырыр өчен үҗәтлек кенә җитми, билгеле, кесә ягы да зур роль уйный бу эштә. Мөхәммәтдиновлар да беренче адымнарын үз маяларына таянып башкара. Әкренләп кыяр — Зөбәер туфрагына, кул эшкә ияләшә. Хаталарны төзәтә-төзәтә, ныклап кыяр үстерергә тотына Илсөяр белән Алмаз.
Теләк булмаса, эшнең яме дә, тәме дә калмый
Хезмәтнең тәүге җимешләре күренгәч, күңел тагын да җилкенә, ару-талулар, чыгымнар да икенче планга күчә.
— Иң мөһиме, син башкарган эш яраткан шөгыль дә булырга тиеш, аны эшләр өчен теләк булу шарт. Эшләргә теләк булмаса, эшнең яме дә, тәме дә калмый аның, — дигән алтын сүзләрне дә бүген инде кыяр үстерү өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган 36 яшьлек Зөбәер егете әйтте.
Менә шул эшләү теләге гаиләгә алга таба үсәрлек көч бирә дә инде. Тора-бара, 6 сутыйлык теплица гына канәгатьләндерми башлый хуҗаларны, чөнки кыярга ихтыяҗ арта, ел әйләнәсе диярлек Зөбәер кыярын сорап килә башлыйлар. Менә шул вакытта тагын бер тәвәккәл адым ясый гаилә башлыгы — яңа сезонга Мөхәммәтдиновлар ун сутыйлык теплица белән аяк баса.
Бәрәңге бакчасы зур булгач, теплица зурайту эшен тиз тота алар. Мәйдан зурайгач, эш күләме дә арта, билгеле. Эшнең иң кызган сезонында кыярчыларга туганнары ярдәмгә килә. Үсентеләрне күчереп утырту эшләре өмә белән башкарыла. Ә калганын инде Алмаз белән Илсөяр икесе җиңеп бара.
Мул уңыш алыйм дисәң...
Теплица торгыздың да, кыяр акчасына баттың дигән сүз дә дөреслектән шактый ерак тора. Ябулы корылманы ел әйләнәсе диярлек сафта тоту, аны тугыз ай буе җылыту үзе үк шактый чыгымлы эш. Мул уңыш алыйм дисәң, ел саен пленка япмасын да алыштырырга, җирен дә тиешле дәрәҗәдә эшкәртергә кирәк. Пленканы махсус заказ белән, гарантия нигезендә кайтарта Алмаз. Башта суны кул белән сибеп йөрсәләр, тора-бара, эш мәйданы арткач, Краснодардан тамчылы сугару җайланмасы да алып җибәрә.
Мөхәммәтдиновларның 10 сутыйлык теплицасы газ белән җылытыла. Тулысынча газга тоташу — иң авыр эшләрнең берсе була. Бүген алар газ өчен коммерция бәясе белән түли — кышкы чорда ягылган газ бәясе шактый «түгәрәк» саннарда чагыла. Беренче елларда зыянга эшләүләрен дә яшерми хуҗа. Шулай да эшмәкәрлек линиясен үстерү өчен Алмаз бернинди дәүләт ярдәменнән файдаланмаган. Юкса, ярдәмгә кызыккан чаклары да аз булмаган аларның. Бәлки, тора-бара Зөбәер кыярын үстерүдә дәүләт ярдәменә таяныр яшь гаилә — киләчәк турында кычкырып сөйләшмиләр бит.
Алдан да язганча, кыяр үстерүгә тотынган елларда хаталары бик күп була аларның, орлыкларны болай да утыртып карыйлар, тегеләй дә чәчәләр. Тәҗрибә исә еллар аша гына килә. Хәзер инде Мөхәммәтдинов кыяр үстерү серләренә ярыйсы ук тирән төшенгән. Ябулы мәйданда кыяр үстерү эше гыйнвар ахырларында — табигатьнең тәмләп йоклаган чорында башлана. Теплицаның бер өлеше бүленеп алына, биредә тиешле температура режимы көйләнә һәм орлыклар чәчелә.
Февраль аенда исә үсентеләрне җиргә күчереп утырталар. Теплицада беренче «урак өсте» 20 -25 мартларга туры килә. Быел гына ул, кояш булмау сәбәпле, бераз соңга калган. Гаиләнең иң кызу эш чоры да шушы вакытта башлана: җитешкән кыярлар көн аралаш җыеп алына, моның өчен хуҗалар иртәнге сәгать дүрттән аяк өстендә. Һәр кыяр кайчы белән кисеп алына, тартмаларга тутырылып, билгеләнгән адрес буенча озатыла.
Биш ел эчендә Зөбәер кыяры районда гына түгел, Яр Чаллы шәһәрендә дә танылу алган. Кыярга сорау март аеннан башлап, сентябрьгә кадәр дәвам итә. Мөхәммәтдиновларның хәләл хезмәт җимешләрен күпләп тә сатып алалар, авыл халкы да, күрше-тирәләр дә аларның даими клиентларына әверелгән. Пучы, Әнәк авыллары кибетләре бүген Зөбәер кыярын сата, быелдан «Кайнар икмәк» кибетләренә дә юл ачылган — күмәртәләп сату бәясе белән эшли алар. Товарны илтеп бирү буенча да ике арада алтын урталык табылган.
Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул!
Авыл җирендә нинди хезмәт башкарсаң да, сала кояшы каланыкыннан шактый иртәрәк чыга һәм соңрак бата инде ул. Мөхәммәтдинов кояшы да авылныкы. Шулай да терлек асрап көн күрүчеләрнекенә карый, үзләренең эшен җиңелрәк дип саный алар.
— Мал тиресен көн саен, ел әйләнәсе чыгарырга кирәк. Ә безнең эш гыйнвардан сентябрьгә кадәр генә дәвам итә. Анысы да төп хезмәтебезгә каршылык тудырмый. Иң мөһиме, аңлашып яшибез, эшлибез. Мин бүген үземнең хыялымны тормышка ашыруым белән бәхетле, — ди гаилә башлыгы.
Алай дисәң, елга тугыз айлык хезмәт тә аз түгел. Шушы вакыт эчендә алар кыяр уңышын ике тапкыр җыеп алырга өлгерә. Сентябрьдә исә теплица тулысынча пленкадан арындырыла, җире трактор белән эшкәртелә, ашлана, тукландырыла. Һәм ел әйләнәсе шулай — бу инде системага салынган хезмәт.
Кояш дигәннән, кыяр уңышы турыдан-туры кояш җылысына бәйле — монысын инде һәркем белә. Быелгы сәер яз Зөбәер кыяры өчен дә сәеррәк булган. Һава торышы үзгәреп тору нәтиҗәсендә, бераз югалтулар да бар. Өстәвенә, коронавирус та кыяр бизнесына үз төзәтмәләрен керткән. Шулай да Алмаз зарланмады, булганына канәгать ул. Аның гаиләсе бүген хезмәт бәхетен туган җирдә, кыяр плантациясеннән тапкан. Әнә бит, помидор үстерү безнең эш түгел, ди язмам герое. Юкса, үстереп караганнар.
Авыл кешесе бит ул юк хыял белән янып йөрми. Әле безнең халыкта бәрәңге бакчасыннан кыяр плантациясе ясарлык йөрәк тә, теләк тә, уңганлык та җитәрлек. Шулай да, «кыярлы» хыял хуҗасы бәрәңге үстерми, мал-туар тотмый дип ялгыша күрмәгез — ихатасында үгезләре дә тавыш бирә, сарыклары да бәкелди, тавыклары да җырлый, орлык бәрәңгесе дә чыгарылган аның.