news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыярлар күп булсын өчен, чәчәк атканда нәрсә сибәргә?

news_top
Кыярлар күп булсын өчен, чәчәк атканда нәрсә сибәргә?
https://pixabay.com/

Кыяр чәчәк атканда тиешле ашламаны кертсәң, чәчәкләрнең күбесеннән кыярлар барлыкка килә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Ашламаны су сипкәндә үк кертергә була. Моның өчен 10 литр суга 40 грамм комплекслы ашлама салып эретегез.

Беренче тапкыр чәчәк атканда сибәр өчен 40 грамм суперфосфатка 10 грамм калий сульфаты һәм бер литр сыер тизәге төнәтмәсе кушыгыз. Бер кыяр үсентесенә бер стакан эремә сибәргә кирәк.

Беренче тапкыр чәчәк атканда бор кислотасы эремәсе дә кулланып була.  Теплицадагы кыяр чәчәкләренә 5 литр суга бер чәй кашыгы бор кислотасы салып, сиптерегез.

Соңгы тапкыр чәчәк аткан чакта, туфракка 10 литр суга 40 грамм суперфосфат салып ясалган эремә сибәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар