Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыярлар августта да мул уңыш бирсен өчен нишләргә?

news_top_970_100
Кыярлар августта да мул уңыш бирсен өчен нишләргә?
"Татар-информ" архивы

Август җиткәч, кыяр уңышы кими башлый. Уңышны мул итү өчен киңәшләр «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Кыярга даими рәвештә су сибеп, ашлама кертеп торырга кирәк. Уңыш биргән чакта кыярга органик ашлама – компост яки черемә салалар.

Тамырын ныгыту һәм калий запасын тулыландыру өчен, җәйнең соңгы аенда кыярга агач көле төнәтмәсе сибәргә кирәк. 0,5 литр коры көлне бер чиләк кайнар суга салыгыз, 3 көн тотыгыз, аннары кыяр тамырларына сибеп чыгыгыз.

Корыган яфракларны һәм ботакларны алып ташлагыз.

Кыярларга терәк куярга кирәк. Юкса алар сына. Ярдәмче корылмалар ясап куегыз. Бу очракта үсемлек уңыш бирүен дәвам итәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100