news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыярдагы пәрәвезле талпаннардан ничек котылырга?

news_top
Кыярдагы пәрәвезле талпаннардан ничек котылырга?
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан бакчачылары кыяр яфракларының аксыл төскә керүенә, кырыйлары саргаеп кибә башлавына игътибар иткән. Бу – пәрәвезле талпаннар (паутинный клещ). Блогер Мария Гарәпшина моннан котылу ысулын сөйләгән, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

«Башта зарарланган яфракларны кисеп ташларга кирәк. Соңыннан туфракны йомшартырга, аңа инсектицидлар – фитовер, клещегон, актовир, искра био сибәргә кирәк. Шулай ук теплица стеналарын да эшкәртеп чыгу мөһим, чөнки корткычлар анда да утырып кала. Яфракларның астына да, өстенә дә сиптерергә кирәк. Препаратларның кабында күрсәтелгән инструкция буенча эшләү зарур. Шулай ук эшкәрткәннән соң кыярны күпме вакыт ашарга ярамаганына да игътибар итегез», – дип аңлаткан Мария Гарәпшина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар