Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыяр урамдагы түтәлдә тиз тишелсен өчен киңәшләр - видео

Теплицасы булмаган кешеләр дә кыярдан мул уңыш ала ала.

news_top_970_100
Кыяр урамдагы түтәлдә тиз тишелсен өчен киңәшләр - видео
https://pixabay.com/

Кыярны урамга түтәлгә утыртканчы, орлыкларның сыйфатын тикшерү, түтәлдәге туфракны дөрес итеп әзерләү кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кыяр орлыкларының беренче шытымнары бер атнадан соң күренергә тиеш. Тик салкынча һава булса, орлыклар озаграк та уяна. Салкын булса, кыяр ике атнадан гына тишелә. Ә бу вакытта туфракта ята-ята орлыклар күгәрә башлый. Шуңа күрә ашыкмагыз, иң яхшысы - һава температурасы 25 градус чамасы булсын. Шул чакта орлыклар яхшы тишелеп чыгар.

Башта орлыкларны тикшерегез. Начарларын алып ташлагыз. Аннары бер стаканга тозлы су ясагыз да, орлыкларны шунда салыгыз. 10 минут чамасы шул суда тотыгыз.

Кыяр орлыкларын утыртыр алдыннан, туфракны әзерләргә кирәк. Түтәлнең өстендәге туфракны казып алыгыз, аннары 25 см чамасы калынлыкта тирес салыгыз. Аннары җылымса су сибегез. Бу орлыклар туңмасын өчен кирәк.

Аннары түтәлгә черемә, ком, пычкы чүбе һәм бераз марганцовка эремәсе салынган катнашма салалар. Марганцовка туфракны зарарсызландыру өчен кирәк. Төнлә температура ун градустан да төшми башлагач, түтәлгә кыяр орлыкларын утыртырга була.

Орлыкларны бер-берсеннән 25 см ераклыкта ясалган тишекләргә утыртырга. Рәтләр арасы 40 см була. Тишекләр тирәнлеге 3-5 см.

Һәр тишеккә ике орлык утыртыгыз. Берсе үлсә, икенчесе чыгар. Икесе дә чыкса, анысын аерып утыртырга була.

Орлыкларны утыртканчы, тишеккә җылы су сибегез, шул очракта алар бер атнадан тишелеп чыгар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100