
Уңышы мул булсын өчен, кыярны дөрес һәм даими ашларга һәм су сибәргә кирәк. Ә ашлама белән тукландыруны һәм су сибүне берләштерү – җиңел, дә уңайлы да, нәтиҗәле дә. Гади ашлама рецептын киңәшләр сайтында язалар.
Ашлауны кайчан башларга?
Иң уңай вакыт – рассаданы ачык туфракка яки теплицага күчереп утырткач. Үсемлектә беренче яңа яфрак барлыкка килүгә, ашлама белән тукландыра башларга була. Тик, шуны истә тотыгыз: ашламаны, файдалы матдәләр белән тулылансын өчен, кимендә 5 көн төнәтеп торырга кирәк.
Гади ашлама рецепты
Вакыт белән сыналган бу төнәтмә һәр үсемлектә җимешләр санын арттыра. Аны әзерләү өчен түбәндәгеләр кирәк:
- 2 кг яңа җыелган кычыткан һәм тузганак (боларның берсен генә дә кулланырга була),
- 30 гр коры яки 100 гр чи чүпрә (үсеш стимуляторы һәм В витаминнары чыганагы),
- 3 аш кашыгы шикәр комы (чүпрәне активлаштыру өчен),
- 2 стакан иләнгән каен көле (калийга һәм фосфорга бай),
- 30 литр су.
Әзерләү
Үлән төнәтмәсе: кычытканны һәм тузганакны вак итеп турарга, өстенә 10 литр су салырга. 5 тәүлек тотарга, даими болгатып торырга кирәк – бу туфракны азот һәм органика белән баета.
Чүпрәле төнәтмә: 10 литр җылы суда шикәрне эретергә, чүпрә өстәргә һәм 2 сәгатькә җылы урында калдырырга – чүпрә туфракны файдалы микроорганизмнар белән баета.
Агач көле төнәтмәсе: 10 литр суга каен көле салып болгатыгыз һәм 1 тәүлек төнәтегез, болгатып торыгыз. Бу – калий һәм фосфор чыганагы.
Ашламаны дөрес куллану
Сибәр алдыннан шушы 3 төнәтмәне бергә кушыгыз: 1 чиләккә – 1 литр үлән, 1 литр чүпрә һәм 0,5 литр агач көле төнәтмәсе салырга кирәк. Яхшылап болгатыгыз һәм кыярның тамырларына сибегез.
Саклау һәм куллану вакыты
Әзер катнашманы 3 көн эчендә кулланып бетерергә кирәк. Үлән төнәтмәсен туңдырып куярга һәм киләсе сезонга кадәр сакларга була.
Нәтиҗәсе
Тәҗрибәле бакчачылар сүзләренчә, мондый ашлама уңышны 2 тапкырга арттырырга булыша. Әгәр ашлама сипмичә генә 1 куактан 5 кыяр җыйсалар, бу рецепт белән исә 12 кыяр җыярга була, дип ышандыралар киңәшләр сайтында.