news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыяр уңышы мул булсын өчен киңәшләр

news_top
Кыяр уңышы мул булсын өчен киңәшләр
Фото: "Татар-информ"

Бор, калий һәм азот – бакчачының иң якын дуслары. Кыярдан мул уңыш алу рецепты турында «Челнинские известия» яза.

Блогер Мария Гарапшина кыяр уңышын мул һәм тәмле итү өчен, шулай ук куакларның яшеллеген арттыру өчен, гади һәм нәтиҗәле ашламалар кулланырга киңәш итә.

Кыярның күпләп чәчәк атуы өчен бор кирәк. Моның өчен 5 грамм бор кислотасын 2 литр җылы суда эретергә, аннары акрынлап су өстәп, 10 литрга кадәр җиткерергә һәм шул эремәне яфракларга һәм бөреләргә сиптерергә.

Зур кыярлар үссен өчен калий кирәк. 1 стакан агач көлен 10 литр җылы суда эретергә, 3 сәгать төнәтергә. Һәр куак төбенә 1 литр шушы катнашманы сибәргә.

Куаклар зуррак үссен өчен, чүпрә нигезендә ашлама кулланырга мөмкин. 10 грамм коры чүпрәне һәм 1 аш кашыгы шикәрне 1 литр җылы суда болгатырга, 3 сәгатькә калдырырга, аннары 10 литр су белән сыеклатырга. Һәр куак төбенә 1 литр сибәргә.

Зур, куе яшеллек булсын өчен иң яхшысы – азот. Моның өчен тавык тизәге яки кычыткан төнәтмәсе кулланырга мөмкин, су белән 1:10 нисбәтендә катнаштырырга. Һәр куакка 1 литр кирәк булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар