Кыяр тозлыгын куллану серләре
Кайбер хуҗабикәләр аш-су әзерләгәндә кыяр тозлыгын (рассол) куллануны кирәк тапмый, түгә. Ә юкка. Кыяр тозлыгыннан печенье пешерергә, кляр ясарга мөмкин, аеруча тозлыкта торган ит тәмле булып пешәчәк.

Тавык һәм балык кыздыру өчен иң тәмле клярны рассолдан гына ясап була. 1 стакан кыяр суы, шуның кадәр үк он алып, шуңа 2 йомырка, пычак очына элеп сода салыгыз да “венчик” белән күпертегез, 1 аш кашыгы үсемлек мае салыгыз.
Рассолдан кышкы окрошка ясарга мөмкин. Моның өчен пешкән итне, тозлы кыяр, маринадланган сарымсак, йомырканы шакмаклап турагыз. Барысын бергә болгатып, рассол кушыгыз.
Тозлы кыяр суында торган ит аеруча тәмле булып пешә. Моның өчен итне артык зур булмаган кисәкләргә турап, өстенә рассол коеп, 3-4 сәгатькә калдырабыз. Тиешле вакыт узгач, итне рассолдан алып, үзегез теләгән тәмләткеч һәм үсемлек мае сөртеп, 200 градуста духовкада пешерәбез.