news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыяр рулеты

Кыяр рулетлары кабымлыгы рецептын тәкъдим итәм. Эчлеген үзегез теләгәнчә дә ясый аласыз.

news_top
Кыяр рулеты
Бу кабымлык өчен озын кыярлар кирәк булачак. Аларны юарга, кипшетергә һәм махсус пычак белән озынча итеп кисәргә. Кыяр тасмалары юка булырга тиеш, югыйсә рулет итеп төргәндә сыначак.

Мин ике төрле эчлек ясадым. Беренче эчлек: сыр, сарымсак, укроп, майонез. Икенче эчлек: краб ите яки таякчыклары, йомырка, майонез.

Кыяр тасмасына эчлек салырга һәм рулет итеп төрергә. Кыярның суы чыгу сәбәпле, табынга чыгарганда рулетларны икенче тәлинкәгә күчерергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар