news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыяр рассадасын утырту вакытын ничек дөрес билгеләргә?

news_top
Кыяр рассадасын утырту вакытын ничек дөрес билгеләргә?
https://pixabay.com/

Кыяр тиз үсә торган берьеллык культура, ул иртә, соң, уртача өлгерә торган була. Аның рассадасын утырту вакытын дөрес исәпләү мөһим. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кыяр рассадасын теплицага яки ачык грунтка утыртырга 35 көн калгач, чәчәргә кирәк. Шуларның 5-7 көн орлыкны шыттыруга, 20-27 көн рассада үстерүгә китә.

Әгәр сезнең якларда кыярны ачык грунтка 1 июньдә утыртсалар, рассаданы 25 апрель тирәсендә чәчәргә кирәк.

Һава 18-20 градус, туфрак температурасы 16 градус җылы булгач кына кыяр рассадасын урамга утыртырга ярый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар