Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыяр орлыгы бер төндә шытып чыксын өчен нишләргә?

Болай итеп утыртсаң, кыяр уңышы да күп була.

news_top_970_100
Кыяр орлыгы бер төндә шытып чыксын өчен нишләргә?
Рамил Гали

Кыяр орлыгын туфракка утыртсаң, һава торышы уңайсыз булса, ул берничә көн тишелми ята. Салкыннар башланса, орлыклар туңарга да мөмкин. Кыяр орлыгын кәгазь тастымалга куеп, бер төндә шыттырып чыгарырга була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Болай итеп утырткан кыяр уңышлы да була, июльдә үк кыярлары да үсә.

Гади пластик контейнер төбенә ике катлап кәгазь тастымал куярга кирәк. Кәгазьне җылы су белән чылатырга һәм орлыкларны матурлап тезеп куярга. Орлыкларга да пульверизатор ярдәмендә җылы су сиптерергә.

Контейнерны җылы урынга куеп, төнгә калдырырга. Төн эчендә беренче шытымнар чыгар, дип ышандырал киңәш язучылар.

Аннары кыяр үсентеләрен туфракка күчереп утыртырга кирәк. Урамда җылы булмаса, тәрәзә төбендә үсенте итеп үстерә торырга була, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100