Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыяр ачы булып үсмәсен өчен аңа нәрсә сибәргә?

news_top_970_100
Кыяр ачы булып үсмәсен өчен аңа нәрсә сибәргә?
Владимир Васильев фотосы

Кыярларның ачы булып үсүенә берничә сәбәп йогынты ясый. Бу хакта киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Дөрес итеп су сипмәү

Дым җитмәү яки аның артык күп булы да кыярларның тәменә тәэсир итә. Шуңа күрә, уңыш тәмле булсын өчен, су сибүгә игътибар итәргә кирәк. Туфрак артык кибеп тә китмәсен, әмма гөмбәчек авырулары килеп чыгарлык та булмасын.

Дөрес ашламау

Бу очракта да баланс кирәк. Ашлама җитмәү һәм аның артык булуы да кыярларның тәменә йогынты ясый. Моннан тыш, туклыклы элементлар җитмәү тәмне генә бозып калмый, ә кыярларның формасын да үзгәртә – кыярлар ыргаксыман формага кереп үсә.

Яктылыкның күп булуы яки җитмәве

Уңыш формалашуга яктылык та йогынты ясый. Кыярлар, гадәттә, кояш нурлары җитмәүдән интегә. Ләкин яктылыкның чамадан тыш күп булуы да файда бирми.

Стресс

Төп фактор – тотрыксыз һава торышы. Мәсәлән, кичә уртача температура 22 булган, ди, ә бүген инде 14кә төшкән. Кыярлар мондый үзгәрешләрне авыр кичерә, нәтиҗәдә тәменә дә зыян килә.

Сорт үзенчәлекләре

«Нежинский», «Муромский», «Родничка» – болар күптәнге сортлар, алар тирә-юньдәге үзгәрешләргә яраклашмаган, шуңа күрә бу орлыктан үскән кыярлар ачы була. Ә заманча гибридлар үзгәрешләргә тотрыклы булалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100