Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыяр һәм помидордан ассорти рецепты

news_top_970_100
Кыяр һәм помидордан ассорти рецепты
Гөлүзә Василова

Кыяр һәм помидордан ассорти ясау өчен тәмләткечләр (укроп, керән, карлыган, чия, дәфнә яфрагы, сарымсак, кара борыч, хуш исле борыч, тоз, борыч, 70 процентлы уксус кислотасы әзерлибез. Ниндидер тәмләткечне салмый да калырга мөмкин яки үзегез яратканын өстәргә була.

Яфракларны һәм тимер капкачларны кайнар су белән пешекләргә.

Кыярларның башын кисәргә һәм 1 сәгатькә суда калдырырга, аннары бер кат юарга. Помидорларны юарга, чәнечке белән тишәргә.

2-3 литрлы банкаларга 1 укроп зонтигы, 1 дәфнә ярагы, 1 карлыган һәм 1 чия яфрагы, керән яфрагын һәм 1 тырнак сарымсакны турап салырга, 5 кара борыч, 3 хуш исле борыч өстәргә. Банка беренче итеп кыяр, аннары помидор тутырырга һәм кайнар су салырга, тимер капкачлар белән капларга, суы суына башлаганчы (40 минут) тотарга.

Аннары 1 литр суга 40 грамм тоз, 100 грамм шикәр комы исәбеннән тозлык кайнатырга. Банкалардагы суны түгәргә һәм тозлык, десерт кашыгы белән уксус кислотасы салырга да капкачларны ябып куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100