
Ямьле җәйге көннәрдә кыяр – иң популяр яшелчәләрнең берсе. Июль ае уртасы – кыяр чорының иң кызган мәле! Кыярдан әзерләү өчен җиңел һәм сусауны баса торган ризыклар рецептлары «НТР» телеканалы сайтында чыкты.
Кыярлы су – организм өчен файдалы, җәйге эсседә сусауны яхшы баса.
- Кирәк булачак: су, лимон һәм боз кисәкләре.
Смузи – кыярлы смузины төрле яшелчәләр, үләннәр белән кушып ясарга була.
- Мәсәлән, кыяр, авокадо һәм тәмләткечләрне кушып, блендерда болгатыгыз.
Салатлар өчен соус («цацики» яки «дзадзики») – йогырт һәм вакланган кыярны кушып, тоз салып болгатасыз.
- Бу соус салатка да, ит ризыкларына да менә дигән өстәмә була.
Роллар – әгәр нори яфраклары булмаса, кыярны юка гына итеп телемнәргә кисеп, эченә теләсә нинди эчлек салып төреп була.
- Мәсәлән, краб таякчыклары һәм эремчекле сыр.
«Бәрелгән» («битые») кыяр – төп ашамлык янына шәп гарнир. Әгәр соя соусы һәм сарымсак өстәсәгез – чын Азия закускасы килеп чыга.
- Шулай ук уылган кишер һәм кунжут орлыклары да өстәргә мөмкин.
Бу ризыкларны әзерләү җиңел, ә тәме – җәй кебек үк ямьле, диелә әлеге киңәшләрдә.