Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыяр банкалары — суда, эше — судта: Чираттагы тыкрык сугышы корбаны (видео)

Күршеләрне генә түгел, бертуганнарны да дошманлаштырган төп байлык – җир. Ул җитмәгән, җитми һәм җитмәячәк тә. Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшәүче Халидә Хәсәнова белән ут күршесе Сергей Григорьев арасыннан да "кара мәче" үткән. Барысына да Сережаның яңа салынган гаражы сәбәпче.

news_top_970_100
Кыяр банкалары — суда, эше — судта: Чираттагы тыкрык сугышы корбаны (видео)

Кешелек тарихы башланганнан бирле җир һәм күршеләр дигән мәсьәлә бар. Ул бүген дә актуаль. Әйтергә кирәк, актуальрәктер дә әле. Элек тоз бетсә дә, күрше күршегә кергән. Бүген исә андый ихтыяҗ юк. Аның каравы, хәзер алар арасында бәхәс, низаглар чәчәк ата.

– Күршем гаражын минем коймага терәп салды. Түбәсе безнең ишегалдына төшеп тора. Нәтиҗәдә, яңгыр суы безгә ага. Ә анда минем сараем бар, аның эчендә яшелчә базы. Базда әле бүген дә ярты метр су! Ышанмасагыз, килеп карагыз, – дип елый-елый чакырды безне Халидә апа Хәсәнова.


“Судка бирәм мин сине! – Бар, бир!”

Халидә Хәсәнова бистәдә 52 елдан бирле яши. Үзе ул тумышы белән Татарстанның Кайбыч районы Зур Русак авылыннан. 10 сыйныфны тәмамлагач, әти-әнисе белән бергә күченеп килгәннәр. Төп нигезе бер йорт аркылы гына. Юбилейная, 9 адресы буенча урнашкан иске генә өйне 90нчы еллар башында сатып алган. Тора-бара бу урында зур йорт калкып чыккан. Гаилә баштарак монда җәйләрне генә уздырса, 4 елдан бирле ел әйләнәсе гомер сөрә.

– Күршебез Анна Савина белән бик матур, дус яшәдек, – дип сүз башлады Халидә апа. – 2010 елда ул вафат булгач, “племянница”сының кызы белән кияве күченеп килде. Юлия һәм Сергей Григорьевлар. Алар белән дә уртак тел таптык, әмма 2015 елдан барысы да чәлпәрәмә килде.

Алда телгә алынганча, гараж салу эшенә керешкәч, ике арадан "кара мәче" уза. Эш шунда: Сергей гараж нигезен ут күршесе Халидә апа белән ике арадагы чик янына ук казый. Шулай итеп, ике күрше арасында калырга тиешле минималь 1 метр араны сакламый. Бу хәл гомер иткән ханымны сагайта билгеле. Дөнья хәлен белеп булмый, ут-күзе бар бит. Ә беркөнне аны чын сюприз көтеп тора. Ни күрсен, әзер гаражның түбәсе аның ишегалдына төшеп үк тора! Үч иткәндәй, шул көнне яңгыр ява һәм бөтен су аңа ага. Менә шуннан соң инде ул күкерт кебек кабына.

– Мин Сергей фундамент казый башлаганда ук әйттем. “Сережа, ул якта минем базым бар. Бөтен яшелчә, япкан банкаларым шунда. Суы агап ятачак, болай да сазлы урында утырабыз. Колактан чумачакбыз бит”, - дидем. Ул мине өч хәрефкә җибәрде. “Мин алайса судка бирәм сине”, - дидем. “Бар, бир”, - ди. Менә шулай мин суд юлын таптый башладым, ул гаражын өлгертте. 

Суд карары: гаражны сүтәргә!

Халидә апа төшеп калган кеше түгел. Чәчрәп торган, ут хатын. Тормышны үз җилкәсе белән тартучы җегет хатын дияргә кирәк. 42 яшендә соңлап кына кияүгә чыккан. Әмма ир дигәне күбрәк үз рәхәтенә яшәүче булып чыккан. Аерылышып та торганнар. Тик иренең юлдан яза баруын ишеткәч, үзе кайтып, “кияүгә” алып килгән аны. Менә шул батырлыгы аның һәр гамәлендә ярылып ята. Шуңа микән, күршесе белән килеп чыккан низагны да ул өстән чишәргә керешкән. Дәүләт Думасы депутатлары, Президент Аппараты, ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе... Шулай итеп, ул үз проблемасыннан бистә советын азат иткән. Җирле үзидарә Хәсәнова һәм Григорьев җәнҗалыннан бихәбәр.

РФ Шәһәр төзү (Градостроение) кодексында әйтелгәнчә, гараж төзү өчен рөхсәт алу кирәкми. Әмма бу башкаларның мәнфәгатьләрен һәм иреген кысарга тиеш түгел. Халидә Хәсәнова исә әлеге очрак тулысынча аңа каршы килә дип саный һәм җиң сызганып эшкә керешә. Адвокат яллый һәм Сергей Григорьевны судка бирә.

Борчу, газап, көтү бушка китми. Яшел Үзән районы суды Халидә Хәсәнова мөрәҗәгатен канәгатьләндерә. Шулай итеп, Сергей Григорьевка “гаражын сүтәргә” дигән карар чыгара. Әмма елгыр күрше суд карары белән килешми һәм Татарстанның Югары судына чаба. Эшләр монда килеп җиткәч, Халидә апаның көймәсе комга терәлә. Югары суд “Төзелгән гаражны сүтү гражданлык-хокук җаваплылыгының иң чик ноктасы булып тора һәм ул закон тарафынан сакланучы хокук бозу очрагының ныклы дәлиле булганда гына, кеше сәламәтлеге яки гомеренә куркыныч янаганда гына кулланыла” дигән карар чыгара. Ике арада 1 метр чик булмауны да суд гаражны сүтәр өчен төзелеш нормаларына каршы килми дип таба.

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, суд карары чыкканда Халидә Хәсәнова авырып китә. Ике тапкыр яман шешкә каршы операция кичергән икенче төркем инвалидының кан басымы уйный башлый. Урын өстенә аугач, гараж кайгысы калмый анда. 

Ут-күздән Ходай сакласын!

Низаглы араны урам ягыннан да, арткы яктан да карадык. Чыннан да, энә күзе кадәр дә урын юк анда. Халидә апаның үз сарае, ишегалдына таба, коймадан бер метр читтәрәк салынган. Ә Сережаның пеноблок һәм агачтан эшләнгән гаражы, ул-бу булса, дөрләп кенә китәчәк. Бу очракта инде Халидә апа хуҗалыгына да “кызыл әтәч”тән сакланып калу ихтималы юк дигән сүз.

– Әйдәгез, әйдә, баздагы суны күрсәтәм, – дип дәште Халидә апа. – Чыннан да, базда 40 сантиметр биеклектә су җыелып тора. Базның стенасы булган кирпечләр инде күгәрә, яшелләнеп мүкләнә башлаган. Дым исенә чыдый торган түгел. Ә өч литрлы банкалар яртысыннан суда утыра. 

Сүзсез...

Халидә апаның “намуссыз” күршесен чакырып чыгару җиңелләрдән булмады. Кыңгырау төймәсенә басу, капка дөбердәтү – нәтиҗәсез. Көтеп аргач кына Сережа күренде. Йокыдан уянган гына иде булса кирәк.

– Күршегез белән ике арада низаг килеп чыккан икән, – дип сорау бирдек аңа.

– Нинди?

– Менә гаражыгыз...

– “Без комментариев”, – диде дә йорт хуҗасы, борын төбендә капканы шартлатып бикләде. 

Җитәкче ... белми

Васильево бистәсе советы башлыгы үз теләге белән эшеннән киткән. Бүген җитәкче вазыйфаларын вакытлыча баш табиб Рәис Фәсәхов башкара. Тик аны “совет”та да, хастаханәдә дә тотып булмады. Башлыкның урынбасары Нина Павлова исә бу тартыш турында беренче ишетүе икән.

– Судка бирсен! Безнең ни катнашыбыз бар? Базда су... Ул урамнар сазлыкта утыра бит, грунт сулары күтәрелде быел. Елы да яңгырлы килде, шул булырга мөмкин, – дип кенә җаваплады ул.

Әмма бу версияне өреп кенә очырды Халидә апа. Баздагы суны ул гараж түбәсеннән аккан судан, дип тәкърарлый. Җирле үзидарә вәкиле сүзләрендә дә хаклык бар. Чөнки Васильево бистәсе Идел ярында, иңкүлектә утыра. Грунт суын исә махсус баз казып шунда агызу очраклары да билгеле.

Ничек кенә булмасын, Халидә апа Хәсәнова бүген дәүләттән яклау көтә. Дөресрәге, дөреслек эзли һәм аның үз файдасына буласына ышана.

– Тагын бәрәңге алыр вакыт җитте бит. Кая куйыйм мин аны? – дип елый Халидә апа. – Базымда су булмаса, төкереп тә бирмәс идем гаражына. Дингә тартылып, Коръән укып утырасы урында, мин суд юлында йөрергә тиеш кешеме? Мин бит дөреслек яклы.

Янгыннан соң насос кирәкми дисәләр дә, Халидә апа мәсьәләсе белән бүген прокуратура шөгыльләнә. Район прокуроры урынбасары Тимур Дияров әлеге эшне үз өстенә алган. Әмма бизмән ике тәлинкәле булган кебек, әле бер як, әле икенчесе баса. Халидә Хәсәновага исә көтәргә генә киңәш итәргә мөмкин. Прокуратура бу эш белән үзе кызыксынган икән, азагы хәерле булуына өметләник!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100