Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыямәт көненә ышанмаска ярыймы?

news_top_970_100
Кыямәт көненә ышанмаска ярыймы?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Хозур дин турында» телеграм-каналында Кыямәт көне турында ниләр белергә кирәклеген аңлаталар.

Нәрсә ул Кыямәт көне?

Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча бу дөнья тормышы кайчандыр бетәчәк: җир, күк, кояш, барлык планета-йолдызлар, ягъни бар галәм бар булудан туктаячак. Барлык тереклек һәлак булачак, һәм Кыямәт көне башланачак.

Димәк, Кыямәт көне ул бу дөньның бетүе, һәм Адәм галәйһиссәлләмнән башлап, соңгы сәгатькә кадәр яшәгән кешеләрнең терелеп (кубарылып) мәхшәр мәйданына җыелуы һәм кылган гамәлләре өчен Аллаһ каршында җавап бирүе.

Кемнәр җавап тотачак?

Җир йөзендә яшәгән, үз акылында булган, балигълык яшенә җиткән ирләр һәм хатыннар.

Кыямәт көненә ышанмаска ярыймы?

Юк. Бу көнгә ышану – иман нигезләренең берсе. Ахирәт тормышына, үлгәннән соң терелүгә, Кыямәт көненә ышанмаган кеше динсез була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100