news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыямәт көнендә хатын-кыз өчен ире җавап бирәчәкме? Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җавабы

"Теге дөньяда хатын-кыз өчен ире җавап тотачак", - дигәнне ишеткәнем бар. Бу дөрес сүзме?" - дип сорый укучыбыз. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җавап бирә.

news_top
Кыямәт көнендә хатын-кыз өчен ире җавап бирәчәкме? Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җавабы
– Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Аллаһы Тәгалә һәр кешегә кемдер каршында бурычлар билгеләгән. Мәсәлән, бала әти-әнисе каршында җаваплы, ә ата-ана баласы каршында җаваплы. Ир гаиләсе каршында җаваплы санала. Ул балаларын, хатынын ашатырга-эчертергә, яшәү урынын булдырырга, тәрбияләргә тиеш. Шуны да онытмаска кирәк: хатын-кыз да ире каршында җаваплы. Ул ир хакын үтиме, күңелен күрәме, аны карыймы, сөендерәме... Һәркем нәрсә өчен һәм кем каршында җаваплы – Кыямәт көнендә шулар өчен сорау алыначак. Шуңа күрә, димәк, ир-ат үзенең гаиләсе өчен, хатын-кыз да ир-ат каршындагы бурычларын ничек үтәве хакында җавап тотачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар