Кыямәт көнендә дустың өчен җавап бирәсеме? (Сорау-җавап)
Кыямәт көнендә дустың өчен җавап бирәсе булачак, дигән сүз ишеткән бар. Бу чыннан да шулаймы?
Казанда яшәүче Ленар Закировның соравына Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.
- Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу! Дуслык тормышыбызда зур урын алып тора һәм аны адәм балалары төрлечә аңлый. Чын дуслык – ышанучанлыкка, ихласлыкка, уртак кыйммәтләргә нигезләнгән кешеләр арасындагы күркәм мөнәсәбәт. Дуслык аркасында кеше дөрес, матур яшәргә, рухи яктан үсәргә, камилләшергә һәм, киресенчә, начар яшәп, түбән дәрәҗәгә төшәргә мөмкин. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кеше дустының динендә була. Шуның өчен һәркайсыгыз дус булачак кешенең холкына игътибар итсен”, – дигән. (Әбү Давыд, Тирмизи).
Хәдис-шәрифтә болай диелгән: “Яхшы дус хушбуй сатучыга охшаган. Ул сиңа хушбуйны бүләк итәчәк яки сатачак, яисә ислемайның хуш исе сиңа сеңәчәк. Яман дус исә тимерчегә охшаган. Ул синең киемеңне яндырачак яки аның начар исе сиңа сеңәчәк” (Бохари, Мөслим).
Имансыз, начар холыклы кеше белән дус булган кеше Кыямәт көнендә зур хәсрәткә дучар булырга мөмкин. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:
“Ул көнне Коръән белән гамәл кылмаган залим кеше (чарасызлыктан) кулын тешләп: “Их, пәйгамбәргә ияреп, (Аллаһ) юлы буйлап киткән булсам”, – дип үкенер. Ни аяныч миңа, ни үкенеч, теге кешене (мөртәтне) дус итмәгән булыр идем. Ул мине зекердән (Коръәннән, иманнан, пәйгамбәрдән) биздерде. Шайтан инсанның (башына бәла килгәч) бер ялгызын (упкынга) ташлап качучы зат икән”. Ислам галимнәре дусларны түбәндәге сыйфатларга карап сайларга киңәш итәләр:
Беренчесе – акыл. Акыллы дус яхшы киңәш бирә ала, дөрес, хак юлга бастыра. Ахмак исә күп зыян китерергә мөмкин.
Икенчесе – яхшы холык. Начар холыклы кешеләр белән дус булырга ярамый. Алар ачуларын йота белмиләр, биргән вәгъдәләрен үтәмиләр, ялганлыйлар. Алар аркасында авыр хәлдә калырга мөмкин.
Өченчесе – тәкъвалык һәм тәүфикълылык. Бу сыйфатларга ия булмаган кешеләрдән ерак булырга тырышыгыз, чөнки аларның начар сыйфатлары безгә күчәргә мөмкин. Тәкъвалы һәм тәүфикълы кешеләр белән дус булсак, Аллаһның рәхмәте белән, без дә бу асыл сыйфатларга ирешербез.
Дүртенчесе – комсыз кеше белән дус булмау. Андыйлар белән дус булу аркасында кеше нәфескә иярә, күбрәк матди кыйммәтләргә игътибар биреп, рухи яктан бик түбән дәрәҗәгә төшәргә мөмкин.
Бишенчесе – гаделлек. Әлбәттә, бернинди кимчелексез камил дуслар була алмый. Аллаһның расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу хакта болай дип әйткән: “Һәрбер кеше – хаталы. Һәм иң хәерле, мактаулы хаталанучылар – үз хаталарын танып, аңлап төзәтергә теләүчеләр”, – дигән (Суюти “Җәмиг әс-сәгыйрь”).
Дусларыбызда хата-кимчелекләр күреп яисә дусларыбыз арасында салкынлык тойсак, аларга матур итеп үгет-нәсыйхәт бирергә, ихластан дога кылырга кирәк. Шуны онытмасак иде: дусларыбыз, дин кардәшләребез өчен дә кыямәт көнендә җавап бирәчәкбез. Кешеләр белән низаглашу, үпкәләшү юлларын түгел, бәлки, үзара дуслык һәм тынычлык булдыру юллары турында күбрәк уйлап, шуның чараларын күрергә кирәк.