Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыяфәтен танып та булмый». Чаллы кызы Альбинаның мәете Петербургта табылды

news_top_970_100

Гыйнварда югалган Чаллы кызы Альбина Гиластинованың мәетен суда тапканнар. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

30 яшьлек Альбинаны 2023 елның гыйнвар азагыннан эзлиләр. Аның мәетен хәзер Санкт-Петербургның Красносельский районында тапканнар. Ул 10 ел чамасы биредә яши, эшли, ялгызы тора. Аны соңгы тапкыр 21 гыйнварда күрәләр.

«Челнинские известия» Альбинаның дусты Марина Хачатрян белән аралашкан.

«Кызганычка, Альбина безнең белән юк инде. Аның мәетен 20 мартта Дудергоф каналында таптылар. Ул кышкы киемнән – ачык төсле пуховиктан иде. Ике ай суда ятканнан соң, аның тышкы кыяфәтен танып булмый. Үзе белән паспорты була», – ди Марина.

Марина Альбина белән 8 ел чамасы таныш. Альбинаның бар да яхшы кебек була, ул зарланмый.

«Без аны исән килеш табарбыз, дип өметләнгән идек. Ләкин булмады. Майда аңа 31 яшь тулыр иде. Хәзер экспертиза нәтиҗәләрен көтәбез. Аның ничек һәлак булуы билгеле түгел. Вариантлар күп. Полициядә миңа әйткәнчә, талау версиясе дә карала. Яки Альбина өйгә кайтканда егылып, бозга төшеп киткән. Аның телефонын табарлар, дип өметләнәм», – ди Марина.

Маринаның башка версиясе дә бар. Ул начар компаниягә эләгеп, шуннан котылыр өчен көрәшә алмавы да ихтимал.

Чаллыда Альбинаның 70 яшьлек әнисе, олы абыйсы яши. Алар гел Марина белән элемтәдә тора, Петербургка барырга җыеналар.

«Мин аларга мәетне яру нәтиҗәләре билгеле булганны көтәргә киңәш иттем. Әнисенең сәламәтлеген исәпкә алып, абыйсы гына килергә тиеш, дип саныйм. Мәетне тиешле процедуралардан соң гына бирәләр. Үлем турында таныклыкны күпме көтәсе дә билгеле түгел», – ди Марина.

Туганнары Альбинаны Чаллыда җирләргә җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100