news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыядан егылып төшкән малайны табиблар коткара алмаган

news_top
Кыядан егылып төшкән малайны табиблар коткара алмаган
"Татар-информ" архивы

Свердловск өлкәсендә 11 яшьлек малай Урал тауларында кыядан егылып төшкән. Бала хастаханәдә үлгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы төбәк буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Шульгага сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига язын Югары Тура шәһәрендә була. Бала кыядан егылып төшә, ул аркасына егыла һәм җитди имгәнә.

Баланы хастаханәгә алып китәләр. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен берничә ай көрәшә. Ләкин, кызганычка, ул хәзер вафат булган.

Төбәк полициясе бу вакыйганы «бәхетсезлек очрагы» дип бәяләгән. Тикшерү эшләре бара, аннары процессуаль карар кабул ителәчәк, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар