news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кытайда унсигез коткаручы тереләй янып үлгән

Янгын сүндерүчеләр һәм аларны озата баручы кеше ут капкынына очраган.

news_top

Кытайның көньяк-көнбатышында 31 мартка каршы төндә коточкыч фаҗига була. Сычуань провинциясендә коткаручылар янып үлә. Бу турыда «Синьхуа» басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Бер авылда фермада янгын чыга. Ут якындагы урманга һәм калкулыкларга күчә. Урынга 300 коткаручы килә, аларга 700ләп волонтер кушыла. 

Ут белән көрәшкән вакытта янгын сүндерүчеләрнең бер отряды һәм аларга юл күрсәтеп баручы урман хуҗалыгы хезмәткәре ут капкынына эләгә. Җил юнәлеше үзгәргәч, ялкын кешеләрне чолгап ала. Кызганыч, алар барысы да һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар