Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытайда су басу: метрода кешеләр муеннан су эчендә калган, машиналарны агым алып китә

Данлыклы Шаолинь монастырен дә су баскан.

news_top_970_100
Кытайда су басу: метрода кешеләр муеннан су эчендә калган, машиналарны агым алып китә
https://pixabay.com

Кытайда Хэнань провинциясендә берничә көн рәттән яңгыр яугач, юллар, йортлар, метро су астында калды. Авиарейсларны туктатып тордылар. Җимерелгән күперләрне хәрбиләр төзәтә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кешеләр утырып бара торган метро вагонын су баскан. Су агымы тоннельләр буйлап ургылып аккан. Поездларны токтан өзгәннәр. Пассажирларга ярдәмгә коткаручылар килгән. Уникеләп кеше җир өстенә чыга алмыйча, һәлак булган, биш кеше җитди имгәнгән, диелә бу хәбәрдә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 160 мең кешене эвакуациялиләр. «Хәзерге вакытта 25 кеше һәлак булуы билгеле, җиде кеше хәбәрсез югалган. 160 меңнән артык кеше эвакуацияләнде», — дигән провинция су департаменты вәкиле Шэнь Цзивэй.

Иң зур зыян Чжэнчжоу шәһәренә килгән.

Суга бата башлаган кызны берничә кеше бергәләп кенә коткара алган. Бу кадрларны TRT World каналы Twitter челтәррендә күрсәтте.

Кызны трослар ярдәмендә генә тартып чыгаралар. Бу видео метрода төшерелгән дип фаразлана.

«Тимер юл станцияләре һәм юллар су астында калды. Кешеләр су баскан поездлар эчендә иде», диелә хәбәрдә.

Су баскан метрода калган кешеләр сурәтләнгән кадрлар төшерелгән Чжэнчжоу шәһәрендә әле дә тыныч түгел. Биредә өч көн эчендә бер еллык явым-төшем яуган. Миллион ярым кеше зыян күргән, йөзләрчә мең кеше эвакуацияләнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Су тоткынында калган пассажирлар күкрәкләренә кадәр җиткән су эчендә калган. «Без өске пыялаларын ваттык, шуннан һава суладык. Урындыкка менеп бассак та, су муенга кадәр күтәрелде». — ди бер хатын.

Вагоннан чыга алган кешеләр тоннель башындагы яктылыкка таба бара. «Без чыкканда бик акрын бардык, агып китмәс өчен тырыштык, агым бик көчле иде, кешеләрне агызып алып китте», — ди пассажирлар. Шулай итеп кимендә 25 кеше һәлак була, уннарча кеше хәбәрсез югала.

Юлдагы машиналар мизгел эчендә су астында кала. Аларны агым алып китә. 

Көчле яңгырлар үзәк Кытайда гына түгел, Сычуаньның таулы авыллары да бәла-каза күрә. Эчке Монголиядә ике зур дамба ишелгән, данлыклы Шаолинь монастырен дә су баскан. Зур су Пекин шәһәре янына килеп җиткән.

Кытайның көньягы исә көчле тайфунга әзерләнә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100