news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кытайда ресторанда газ шартлап, тугыз кеше һәлак булган - видео

Кытайда ресторанда газ шартлап, тугыз кеше һәлак булган - видео

news_top
Кытайда ресторанда газ шартлап, тугыз кеше һәлак булган - видео
13 октябрьдә Кытайның Цзянсу провинциясендә урнашкан Уси шәһәрендә ресторанда газ шартлаган. Фаҗигадә тугыз кеше һәлак булган. Әлеге мизгелне күзәтү камерасы төшереп алган. Бу урыннан кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. 



Кытай матбугат чаралары мәгълүматы буенча, бинада көнкүреш газы шартлаган. Коткаручылар һәм табиблар рестораннан унтугыз кешене эвакуацияләгән. Алар имгәнгән. Тугыз кеше хастаханәдә вафат булган. 

Фаҗигане хокук саклаучылар тикшерә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар