news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кытайда пассажирлар утырган автобус җир астына төшеп киткән мизгел видеога эләккән

Һәлакәт вакытында алты кеше үлгән, тагын дүрт кеше хәбәрсез югалган.

news_top
Кытайда пассажирлар утырган автобус җир астына төшеп киткән мизгел видеога эләккән

Кытайдагы Цинхай провинциясенең Синин шәһәрендә 13 гыйнварда кичке алтынчы яртылар тирәсендә бер тукталышта пассажир автобусы җир астына төшеп киткән. Кимендә алты кеше үлгән, тагын дүрт кешене таба алмыйлар. Бу турыда «Синьхуа» басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Автобус Наньдацзе урамындагы тукталышка килә. Видео кадрларыннан күренгәнчә, пассажирлар утыра башлаган мизгелдә автобус җир астына «чума». Җир убылып барлыкка килгән чокыр 80 квадрат метр чамасы мәйданда була. Аннары бик нык шартлау яңгырый, чокырда янгын чыга.

Башта ун кеше хәбәрсез югалды, уналты кеше имгәнде дип хәбәр ителә.

14 гыйнварда иртән автобусны чокырдан тартып чыгаралар. Анда алты кеше мәете табыла. Тагын дүрт кешенең язмышы әлегә билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар