Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай таякчыклары белән ашауның нинди файдасы бар?

Япониядә таякчык белән ашарга өйрәнгән балалар кашык белән ашый торган балалардан тизрәк үсеш ала дип саныйлар.

news_top_970_100
Кытай таякчыклары белән ашауның нинди файдасы бар?
/pixabay.com

Борынгы заманнардан бирле Көнчыгыш илләрендә — Кытайда һәм Япониядә ризыкны таякчыклар белән ашыйлар. Элек бу ысул бик уңайлы булган. Кайда булсаң да чәнечке, кашык эзлисе юк — таяк сындырып алдың да, файдалан. Ләкин кытай һәм япон халкы хәзер дә бу традициядән баш тартмый. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Моның кимендә өч сәбәбе бар.

Беренчедән, таякчык белән ашау — сәламәтлек өчен файдалы. Алар белән артык ризык капмыйсың, кеше чәйни алган кадәр генә кабып ашый.

Икенчедән, кытай медицинасы нокталы массажны мактый һәм таякчыклар белән ашаган вакытта кулдагы кырыклап бик әһәмиятле акупунктур нокталар массажлана дип саный. Шулай итеп кешенең сәламәтлеге ныгый һәм ашаганда ул ял итә.

Өченчедән, япон табиблары һәм педагоглары уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча, таякчык белән ашарга өйрәнгән балалар кашык белән ашый торган балалардан яхшырак үсеш ала.

Таякчыклар куллануның файдалы һәм гамәли уңайлылыктан тыш, символик мәгънәсе дә бар. Таякчыклар парын яңа өйләнешүчеләргә дә, сабый туганга 100 көн тулгач та бүләк итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100